Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 декабрь 2018, 17:03

Дөньябызның яме - балалар

Гаиләдә игезәк балалар тууны элек-электән могҗиза итеп кабул иткәннәр. Шуңа да аларга без сокланабыз, күзәтәбез. Эш буенча Актүбә авылына барганда ихатада бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш, бер төсле киемдә уйнап йөрегән ике бәләкәй кызны күреп, без дә туктап үтәргә булдык.

Безнең каршыга өй хуҗа­бикәсе Эльвира Фәнис кызы Мозафарова чыкты. Ул авылда хат ташучы булып эшли икән. Кызлар турында сорашкач:
- Динар улымның кызлары - оныкаларым Азалина һәм Розалина, - дип сүзен башлады ул. - Улым Динар һәм киленем Лиана үз йортлары белән безгә урам аша гына яшиләр. Дүрт балалары бар. Зур кызлары Азалия Иске Муса урта мәктәбендә 1нче сыйныфта укый. Игезәк кызлары Азалина һәм Розалинага 5 яшь, ә уллары Линар 5 айлык кына әле. Кызлар рәсем тө­шерергә, курчакларына ашар­­га пеше­рергә, саф һа­ва­да йөрергә, чанада шуарга ярата. Матур итеп шигырь да сөй­ли­ләр, җыр­лый­лар да. Кулларыннан килгән­чә әни­ләренә ярдәм итәләр. Әти­ләре Динар Рәфис улы аэропортка йөреп эшли. Әниләре Лиана Раил кызы бәләкәй улы белән декрет ялында. Картәтиләре Рәфис Рәшит улы онык-оныкалары белән мәш килә: алар белән сөй­ләшә, уйный, чанада йөретә.
Без алар белән чиксез горурланабыз. Көтеп алган сабыйларыбыз сәламәт һәм озын гомерле булсын инде, - ди бәхетле нәнәй, елмаеп.
Балалар тавышына кү­мел­гән Мозафаровларның йортыннан әйтеп бетергесез җы­лы бер нур бөркелә. Гаилә, бердәмлек, үзара хөрмәт һәм ярату - барсы да шушы өйдә яши төсле.
Венера МАГИЯНОВА.
Читайте нас: