Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
21 декабрь 2018, 12:49

Куллары эштән бушамый

Һәр авылны чәмләнеп дөнья көтүче, тырыш, уңган гаиләләр бизи. Иске Кыешкы авылында да алар бихисап, шуларның берсе – Вәкиловлар гаиләсе. Риф һәм Галя алты баласын – биш кыз һәм бер улын үзләренең үрнәгендә хезмәтне сөяргә, бердәм һәм тату булырга, бер-береңә ярдәм итәргә, авырлыклардан курыкмаска өйрәтеп үстерәләр. Шул вакытта бәхетле буласың, мул тормышта яши аласың, дип төшендерәләр.

Риф Наил улы озак еллар колхозда эшләде. Техниканы бик ярата. Әлеге вакытта ком чыгару карьерында каравылчы булып эшли. Тормыш иптәше Галя белән 26 ел тату гомер кичерәләр. Ул да колхозда савучы булып эшләде. Әлеге вакытта өйдә, балалар тәрбияли.
Өлкән уллары Руслан Уфа шәһәрендә төзелеш компания­сендә эшли, үзенең гаиләсе бар - тормыш иптәше Алия белән ике ул үстерәләр. Лиана - кооператив техникум студенткасы. Данил белән Алмаз мәктәптә укыйлар, ә Саматка 5 яшь. Аларның тату, үзаллы, эшсөяр булуларына исең китәрлек. Барлык эш­ләрне дә бергәләшеп эшлиләр. Ихата тутырып мал асрый, бакча үстерә. Авыл җирендә тормышны алардан башка күз алдына да китереп булмый.
- Аллага шөкер, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелбез, эшләсәң, барысы да була, - ди гаилә башлыгы.
Район һәм авыл хакимия­ләренә дә рәхмәтле Вәки­лов-лар – берничә ел элек күпба­лалы гаилә буларак торак сертификаты алганнар.
Вәкиловлар үзләренең тормыш рәвеше белән балаларына да, туган авылларының яшь гаиләләренә дә матур үрнәк күрсәтәләр.
Зәлифә Гаделшина, мәгариф ветераны.
Иске Кыешкы авылы.
Читайте нас: