Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
9 гыйнвар 2019, 13:40

Җырларымда балаларга булган сөю чагыла

Яңа Кыешкы авылында яшәүче Роза Фән кызы һәм Фурхәт Мөхәммәт улы Кәримовлар күпбалалы гаилә. Алар үзләренең биш баласы янына тәрбиягә җиде бала алган. 18 онык-оныкалары бар. “Февраль аенда унтугызынчысы туарга тиеш”, - ди алар шатланып.

Зур һәм бердәм гаилә

Роза апа Морза авылында туган. Аңа 3 яшь чагында ятим кала, соңыннан аларны нәнәйләре тәрбияли. Кызганычка каршы, апасы да яшьли генә үлеп китә. Мәктәпне тәмамлау белән кыз урындагы хуҗалыкның кунакханәсенә эшкә урнаша. Колхозда тракторчы булып эшләп йөрегән булачак тормыш иптәше Фурхәт белән ул шунда таныша да инде. Соңыннан Роза да колхозда эшли башлый – халыктан сөт җыя.

1982 елда Кәримовларның Алия исемле кызлары туа. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Сахай авылында яши, тиздән алтынчыга әни булырга җыена. 1984 елгы уллары Альберт эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлаган, Себергә йөреп эшли. Гаиләсе – тормыш иптәше, дүрт улы һәм кызы белән Мишкә районында яши. Өченче кызлары Алинага 28 яшь, ул да кияүдә, Сарт-Чишмә авылында яши, ике кыз һәм ул үстерә. Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләп йөри. 1994 елгы кызлары Айгөл Чибәркүл шәһәрендә яши, аның тормыш иптәше - хәрби хезмәткәр. Арина һәм Искәндәр исемле ике бала үстерәләр. Бишенче кызлары Розалина 2003 елгы, ул 8нче сыйныфта укый.

“Алар барсы да – безнеке”

– Розалина туганда калган балаларыбыз үсеп беткән иде инде. Шуның өчен аңа иптәшкә кыз алырга булдык. Гафури районы приютына барып, бала карап кайтырга тәвәккәлләдек. 11 ел элек 15 яшьлек Светлананы опекага алдык. Хәзер ул кияүдә, Красноусольскта яши, өч баласы бар, - ди Роза Фән кызы.

Соңыннан Анжелика һәм Виктория исемле кызларны алып кайттык. Аларга һәм 4 һәм 5 яшь иде. Хәзер Анжелика Кушнаренко педагогия колледжында, ә Вика – Башкорт дәүләт аграр уни­верситетында белем ала.

Кызлар яхшы укыйлар, ял көннәрендә безгә кайталар, ярдәм итәләр. Виктория тик “5” билгеләренә генә өлгәшә, спорт белән шөгыльләнә, кул эшлә­ренә оста, - ди зур горурлык хисе белән Фурхәт Мөхәммәт улы.

2015 елда тагы бер кыз һәм өч малайга әти-әни булдык. Алар барсы да бер гаиләдән: әниләре үлгән, ә әтиләре билгесез.

– Опекун булырбыз дип уйламаган да идек. Ихатабызга дүрт кибән печән китергәннәр, дип мин төш күрдем. Моны нәрсәгә юрарга да белмәдем. Шуннан дүрт бала китерделәр дип приюттан шалтыраттылар. Барып карап кайттык та, аларны да алырга булдык, - ди күз яшьләре аша Роза апа. – Балалар бик ябык һәм куркаклар, тәүдәрәк ашап туя алмыйлар иде. Иң бәләкәе Финатны кашыктан ашаттык, ә 4 айлык сабыйның куллары дерелдәп тора иде. Бүген Розалина - дүртенче, Гыйльман – җиденче, Фидан – өченче, ә Фи­нат – беренче сыйныфта укый.

Мәхәббәт һәм сөю булганда

Роза һәм Фурхәт бер-берсен аңлап һәм санлап 38 ел гомер итәләр. Балаларын аермыйлар. Күпләр Кәримовлардан: “Нигә шулкадәр күп бала аласыз?” дип сорый. Моңа алар: “Язмыш шулай куш­кандыр инде” - дип кенә җа­вап бирә. Балалар әти-әни­лә­­рен яраталар, хөрмәт итә­ләр. Әниләре әйтүенчә, кызлар аеруча тыңлаучан, ә малайларга бераз катырак булырга кирәк икән.

Кәримовларның, чынлап та, гаиләләре зур. Туган көннәрдә табын артына утызлаган кеше җыела. Балалар әниләре пешергән өчпочмак, мичтә пешерелгән үрдәк яки каз, шашлыкны аеруча яраталар. Үзләре дә әти-әниләренә бакчада һәм хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.

- Агымдагы елда йөз үрдәк алган идек. Ноябрь аенда алар хәттә бәбкә дә чыгардылар. Тавык та, 27 килограмм авырлыктагы күркә дә асраган бар. Савым кәҗәсе, сарыклар да бар. Ике бакчада да бәрәңге утыртабыз, ике теплицада яшелчә үстерәбез, җиләк-җимешләр дә җитәрлек, - ди Фурхәт Мөхәммәт улы.

Роза Фән кызы – пенсиядә. Ләкин ул бер минут та тик утырмый. Үзе машина йөретә, балаларны мәктәпкә илтеп куя.

- Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратам, ләкин вакыт кына тар. Кыш көне, эшләр бераз кимегәч, авыл клубында җыр түгәрәгенә йөрим. Әлбәттә, җырларымның күбесе балалар турында, - ди Роза апа сүз азагында.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Автор фотосы.
Читайте нас: