Бу язмада сүз - 65 ел элек гаилә учагын кабызып, аны бүгенгәчә сүндермичә, бер-берсенә терәк, авылдашларына үрнәк булып яшәгән Рәҗәповлар гаиләсе турында.
Вәдүт Әбләис улы 1935 елның 12 августында дөньяга килә. Урындагы мәктәпнең 7нче сыйныфын тәмамлагач, Сахай мәктәбендә укуын дәвам итә. Билгеле, ул чор балаларына бәләкәйдән эшкә җигелергә туры килә.
- Сатуга йөрү электән килә иде. Шуңа балан, балык сатарга йөрегәннәр ныклы хәтердә, - ди әңгәмәдәшчем. – 7нче сыйныфны тәмамлагач, җәй көне бераз акча эшләп, велосипед алу өчен шикәр заводы төзелешендә дә катнаштым, - ди әңгәмәдәшчем.
Бүгенге көндә әти-әниләр балаларын үсеп җиткәнче нәрсә кирәк, шуның белән тәэмин итә. Ә ул вакытларда бөтенләй башкача булган шул. Вәдүткә дә иркәләнергә туры килми. 1942 елда хезмәт лагерена алынган әтисе биш елдан гына йортына әйләнеп кайта. Барлык эш хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшә. Колхозда эшләгән вакытта буыннары да ныгып бетмәгән егетне Гафури районына урман кисәргә дә җибәрәләр. Ә шулай да, яшьлек яшьлек инде, үзенекен итә. Эш күп һәм авыр булса да, арыганлык сизелми. Яшьтәшләре белән уеннарга, аулак өйләргә дә йөриләр. Чибәр егеткә бик күп кызларның күзе төшсә дә, ул 8нче сыйныфтан танышып-дуслашып йөрегән Садыйканы үзенә карата.
- Кара чәчле, кара күзле, сипкелле, сөйкемле һәм басынкылыгы белән алды ул мине. Ләкин шул ук вакытта кешеләр арасында ниндидер тарту көче дә була бит, - ди Вәдүт абый, яшьлегенә әйләнеп кайткандай.
Садыйканы соратып килүчеләр дә аз булмый. Ләкин кыз башкаларны бар дип тә белми. Шуңа да егет, йә алып китәрләр, дип эшне озакка сузмый. 18 яше тулу белән, әти-әнисенең ризалыгын алып, кызга яучы җибәрә. Булачак киленнең әти-әниләре дә яшьләрнең күптән дуслашып йөрүен белгәч, берсүзсез ризалашалар. Шулай итеп, кар-буранлы 18 декабрь көнне пар атлар җигеп, яшьләр ул вакытта Сарт-Науруз авылында урнашкан авыл Советына никахларын теркәргә китәләр. Ә гыйнвар аенда шаулап-гөрләп туй үткәрәләр.
Күп тә үтми, Вәдүткә повестка килеп төшә. Садыйка каенана-каената йортында кала, өч ел буе яшьләр хат аша гына аралашып яши. Физик яктан ныклы Вәдүт Әбләис улы һава-десант гаскәрләренә эләгә. Башта хезмәте Амур өлкәсендә узса, 1954 елда аларны Украинага җибәрәләр. Нәкъ шул елларда Венгрия Демократик Республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашырга туры килә аңа.
Хезмәтен тутырып кайту белән колхозга эшкә чыга. Нинди эш кушалар, шуны башкарырга туры килә. Ындыр табагы, склад мөдире булып та эшләп ала. Дүрт ел дәвамында төзүчеләр бригадасында хезмәт сала. 1966 елдан башлап Вәдүт Рәҗәповның барлык хезмәт биографиясе хәзерләүләр конторасы белән бәйле. Бу җаваплы эштә ул 33 ел хезмәт сала. Шуңа да аны безнең генә түгел, күрше районнарда да белмәгән һәм ихтирам итмәгән кеше юктыр. Авыл хуҗалыгы продукциясе – ит, май, бал, тире, дару үләннәре һәм башкаларны авыллар буйлап җыеп йөрергә дә туры килә. Шунысы куанычлы, намуслы һәм тырыш хезмәте лаеклы бәһалана – хезмәт һәм хәрби наградалары шуны дәлилләп тора.
Садыйка Насыйбулла кызының да хезмәт биографиясе урындагы хуҗалык белән бәйле. Чөгендер утаудан тыш, салкын кыш көннәрендә тимер юлын чистартырга, жом төяргә йөрүләрен онытып буламы соң?! Өстәвенә, ул вакытта бу эшләрнең барысы да кул көче белән башкарыла. Үгез җигеп, шикәр заводыннан колхозга жом ташуларын Вәдүт абый да яхшы хәтерли. Эш белән берлектә гаилә тормышы да үз җае белән бара. 1959 елда йорт салып, башка чыга яшьләр. Бу үзе бер кызыклы да, кызганыч та тарих. Йортка бүрәнә алу өчен аңа үзенең яңа гына алган пальтосын сатарга туры килә.
Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып, биш бала дөньяга килгән. Минира, Дамира, Илсөяр, Вәлимә, Вилор хәзер үзләре нәнәй-картәти инде.
- Аллага шөкер, бүген 14 оныгыбыз, 17 туруныбыз бар. Аларның уңышларына да сөенеп яшәргә насыйп булды. Иң мөһиме, дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, - дип тели ветераннар.
Алтмыш биш ел вакыт сиздерми үтеп тә киткән. Әмма юбилярлар моңа бер дә көрсенми: “Аллага шөкер, матур яшәдек”, - дип яшь, күңелле вакытларны сагынып искә алалар. Бу бәхетле мизгелләре саулыкта-сәламәтлектә тагын бик күп еллар дәвам итсен иде.