Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
15 февраль 2019, 12:04

Бәхетләренең сере - аңлашып яшәүдә

Авылыбызда тормыш юлыннан матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшәүче гаиләләр бик күп. Шуларның берсе - Әхмәдуллиннар. Гаилә башлыгы Зинфир Зөфәр улы Чишмә районының Бикәй авылында туып-үскән. 1981 елда Североморскта хезмәт итеп кайтканнан соң, Якты Күл авылының иң сылу һәм уңган кызларының берсе Зәлиягә өйләнеп, Подлуб авылында төпләнә.

Авылыбызда тормыш юлыннан матур итеп атлаучы, пар канатлы, бер-берсен яратып, ихтирам итеп яшәүче гаиләләр бик күп. Шуларның берсе - Әхмәдуллиннар. Гаилә башлыгы Зинфир Зөфәр улы Чишмә районының Бикәй авылында туып-үскән. 1981 елда Североморскта хезмәт итеп кайтканнан соң, Якты Күл авылының иң сылу һәм уңган кызларының берсе Зәлиягә өйләнеп, Подлуб авылында төпләнә.

Руль артында үткән гомер

Ул вакытта “Россия” колхозы ныклы хуҗалыкларның берсе була. Яшь кадрлар өчен авыл хуҗалыгы предприятиесе йортлар төзи. Колхоз рәисе Фәнил Гыйният улы Ваһапов Зин­фир­ның эшенә җаваплы каравын күреп, яшьләргә ике бүлмәле фатир ачкычы тапшыра. Үзенең водителе итеп УАЗ машинасына утырта. Җитәкчене йөреткән кеше генә эшнең ничек авыр булуын аңлый. Чөнки үзең дә, машинаң да һәрвакыт әзер булырга тиеш.

Дүрт эре терлекчелек фермасы да даими игътибар һәм хәстәрлек таләп итә. Моңардан тыш, ике бригадада бозау абзарлары төзергә кирәк була. Дуңгыз фермасында гына да гомум 5000 кв. метрлы өч корпус төзелә. Су тирән урнашканлыктан, халыкны су белән тәэмин итү өчен зур скважиналар казыла. Су җыю җайланмасы төзелә, юллар салына. Бүләкәй һәм Якты-Күл авылларында тагы 10 фатир өстәлә. Бозаяз авылы чигендә, Подлуб авылы аша Бүләкәй авылына югары басымлы газ торбалары салына. Җитештерү күрсәткечләре буенча “Россия” колхозы районда гына түгел, республика буенча алдынгы урынга чыга. Водитель Зинфир Әхмәдул­лин да дистәләгән еллар буена колхозга намуслы хезмәт итә.

Ф.Г. Ваһапов эштән киткәч, Зинфир Зөфәр улы КамАЗ руле арытна утыра һәм алдынгылыкны берсенә дә бирми. 2002 елда, данлыклы бригадир Анатолий Александрович Киселев фани дөньядан китеп барганнан соң, Подлуб трактор-кыр бригадасына җитәкчелек итә. Бөртекле һәм техник культуралардан, мал азыгыннан елның-елы мул уңыш алуга ирешә, ел ярымлык запас мал азыгы әзерләнә. Ләкин ул вакытта акча булмау сәбәпле, районның күп кенә хуҗалык­ларында яңа техника сатып алу мөмкин булмый. Хуҗалыктагы бригадирлар һәм механизатор­лар­ның тырышлыгы һәм сакчыл карашлары аркасында техника озак хезмәт итә.

2006 елда “Россия” колхозы җирләре һәм барлык мал “Артемида” крестьян-фермер хуҗа­лы­гына тапшырыла. Барлык хезмәткәрләр дә анда күчә. Мәк­тәп директоры В.В. Шепе­левның чакыруы буенча Зинфир мәктәп автобусына водитель булып эшкә килә һәм 12 ел буе укучыларны йөретә. Автобусын гел тәртиптә тота, дирекция, ата-аналар һәм юл-патруль хезмәте хезмәт­кәр­ләре ягыннан да шелтәләр булмый.

Ходайдан бирелгән сәләт

Зәлия Хәсән кызының да гомере эш белән үтә. 1982 елдан бүгенге көнгә кадәр ул “Тирәк­кәй” балалар бакчасы ашханә­сендә эшли. Ул пешергән ашларны шат күңелле һәм шаян сабыйлар зур теләк белән ашый. Эшләгән елларда тикшерүче органнардан бер генә кисәтү дә булмый, ә ата-аналар аңа рәхмәт укып бетә алмый.

Әхмәдуллиннар зур һәм якты йорт салып керделәр. Руслан исемле уллары һәм Роза, Рита исемле кызларына лаеклы тәрбия биреп үстерделәр. Руслан Дим Юл төзү-төзекләндерү идарәлегендә мастер булып эшли. Тормыш иптәше Гөлсинә балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе. Балалары Артур 5нче сыйныфта укый. Кызлары Роза Уфа аэропортында һава судносында экспедитор вазыйфасын башкара. Ире - булачак ресторатор Шахопҗан белән Жасмин исем­ле кыз үстерәләр. Яшь гаи­ләгә авыл Советы хакимияте йорт салу өчен җир биләмәсе бү­леп бирде. Кече кызлары Рита – Уфа дәүләт нефть универ­ситетының өченче курс студенты, финансист булырга хыяллана.

Лаеклы кешеләр

Әгәр исән булсалар, Зөфәр Гарфетдин улы һәм Рәмилә Габдрахман кызы уллары Зинфир, киленнәре Зәлия белән чиксез горурланыр иде. Алар үзләре дә гомер буе колхозда тир түктеләр. Ләкин фани дөньядан гына иртәрәк китеп бардылар. Бүген Зәлиянең дә әти-әнисе мәрхүм инде. Хәсән Солтан улы Ишмаков – механизатор булса, Фәридә Гатаулла кызы алдынгы сыер савучыларның берсе иде.

Ир кеше йорт салырга, ул үсте­рергә һәм агач утыртырга тиеш, диләр. Зинфир боларның барсын да үтәде. Иң мөһиме, ул хатыны Зәлиядән уңды. Әхмә­дул­линнарның бакчасында ак карга күмелгән агачларда кып-кызыл миләшләр тирә-якка ямь биреп утыра. Шул йортта үскән балалары, оныклары да бер-береңне ярату, хөрмәт итү, хезмәтне сөю кебек гаилә йолаларын да кадерләп саклый.

Асия Абдиева.
Читайте нас: