Бозаяз авылында яшәүче Ждановлар шатлыклы вакыйга кичерделәр – алтын туйларын бәйрәм иттеләр.
Икесе дә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Рәшит Ислам улы инженер-механик булса, Рәсилә Миргасим кызы – зоотехник. Сылу Туймазы кызының Бозаязга килен булып төшүенә 50 ел вакыт үтеп киткән.
Икесе дә сайлаган һөнәрләренә тугры калдылар. Рәшит Ислам улы 35 ел буена урындагы хуҗалыкка җитәкчелек итте, аны районда гына түгел, республикада да алдынгы урынга чыгарды. Барлык өлкәләр дә уңай үзгәрешләр кичерде. Савым сыерлары, сарыкчылык “токымлы” дигән исемгә ия булды. Бөртекле культураларның элиталы һәм югары продуктив орлыклары республиканың төрле төбәкләренә сатылды. Производство биналары үсеп чыкты. Авыл эшчәннәре өчен төзелгән йортлардан урамнар барлыкка килде. Юлларга, мәйданнарга асфальт түшәлде. Йортларга газ үткәрелде. Мәктәп, дәваханә, мәдәният учагы, сәүдә йортлары салынды. Шунысы куанычлы, Ждановларның тырыш хезмәте югары бәһаланды. Асылда, Рәшит Ислам улы орден һәм медальләр белән бүләкләнде, РФ һәм БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, районның Почетлы гражданины исеменә лаек булды.
Барлык казанышларда Рәсилә Миргасим кызының да өлеше бар. Ул үзе дә “Республиканың атказанган зоотехнигы” дигән мактаулы исем йөретә.
Ждановлар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Радик һәм Илшат икесе дә югары белемле, өйләнгән. Хәзер инде өлкән Ждановларны оныклары үзләренең уңышлары белән сөендереп тора.
Юбилярларны республика җитәкчесе Радий Хәбиров исеменнән авыл биләмәсе башлыгы М.Р.Мәҗитов кайнар котлады һәм Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырып, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлардан торган озын гомер теләде.