Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
1 март 2019, 12:11

“60 ел 60 көндәй үтеп китте”

Шул көннәрдә Сарт-Чишмә авылында яшәүче Флюра Нурислам кызы һәм Фаат Габделкадыйр улы Әбделмановларның бергә дөнья коруларына 60 ел тулды. Гаилә парлары арасында көмеш, алтын туйлар еш очраса да, бриллиант туйларын билгеләүчеләр бик сирәк.

Якты һәм җылы өйләренә килеп кергәндә, әби белән бабай, алтмыш ел алтмыш көн кебек “һә” дигәнче үтеп тә китте, дип әңгәмәләшеп, гомер йомганын сүтеп утыралар иде.
- Бер-беребезне аңлашып, үзара тату яшәгәнлектән сизел­мәгәндер? - дип сүзгә кушылам.
- Шөкер, бик тату, килешеп яшәдек, биш бала тәрбияләп үстердек. Алар да яхшы яшиләр, инде үзләре дә нәнәй-картәти булдылар. Җиде онык-оныкабыз, 3 туруныбыз бар. Аларның шатлык-куанычларына төренеп яшибез инде, - ди куанычы йөзенә чыккан Флюра Нурислам кызы.
Фаат Габделкадыйр улы шул авылда сигез балалы гаиләдә туып-үскән. Әтиләре сугышка киткәндә аңа 5 яшь кенә булса, энесе аңардан да бәләкәйрәк була. Ул 1944 елның 12 мартында Белоруссия җирендә дошманнар кулында һәлак була. Балаларга ятимлек ачысын, ачлык-ялангачлыкны үз иңнәрендә татырга туры килә. Энесенең ашарга таптырып тыпырдап-тыпырдап елаганын бүгенгедәй хәтерли ветеран. Энесе 64 яшендә вафат була. Бүгенге көндә 93 яшьлек апасы Мофариха, 80 яшьлек сеңлесе Салиха исән-имин яшәп яталар.
Флюра Нурислам кызы Чиш­мә районыннан. Фаат бабай белән Сарт-Чишмәгә ике туган абыйларына кунакка килгәндә таныша ул. Бер-берсен тәү күрү­дән охшаткан чая егет белән уң­ган кыз өйләнешергә сүз куешалар. Гыйнвар аенда никах укыталар, февральдә ЗАГСка барып язылышалар.
- Шулай яшәп киттек, гел бер төптән булдык, бер-бере­безнең йөзенә кызыллык китер­мәдек, - ди алар бертавыштан.
Әбделмановлар икесе дә яшь, көчле чакларында җиң сызганып эшләп, мал-туар асрап, яшелчә-җимеш үстереп дөнья көткәннәр. 1963 елда ике яклы агач йорт салып керәләр. Ул чакларда Прибельский авылының гөрләп торган чаклары. Флюра Нурислам кызы сөт заводында 30 ел тимер банкалар эшләү цехында, Фаат Габделкадыйр улы 38 ел Карлыман шикәр заводында шикәр агарту цехында эшләгән. Җәйләрен газ белән тимер кисү эшләрен башкарган.
- Бер сменага 80шәр тонна шикәр комы агартып тапшыра идек. Башта барлык эшләрне кул көче белән башкардык, соңрак ярымавтомат һәм автомат машиналарында эшләргә туры килде. Бик күңелле була торган иде. Хезмәт хакы югары, икебез дә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләк­ләндек, “Хезмәт ветераны” исе­менә лаек булдык, - ди хезмәт ветераны, шул елларны искә төшереп.
Күзләре әйбәт күргәндә Фаат бабай мәчеттә үткәрелгән җомга намазларына йөрегән, мәрхүм­нәрне соңгы юлга озатуда катнашкан. Гомумән, күңелләрендә кеше­ләргә карата тик изгелек кенә аларның. Шуңа авылдашлары да аларны ихтирам итә.
Фәнирә һәм Фәридә кызлары Себер тарафларында төп­ләнгән. Уллары Марат вахта ысулы белән эшләп йөри. Кече кызлары Роза башкалада яшәсә, Эльза Прибельскийда гомер итә. Балалары һәм онык-оныкалары да аларга охшап итагатьле, әти-әниләренә һәм нәнәй-картәти­ләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Бриллиант туйларын барсы да бергә җыелышып, җәй көннәрендә үткәрергә ният­лиләр. Мәкаләмне балалары юллаган котлау сүзләре белән тәмамлыйсым килә.
“Хөрмәтле әти-әни, сезне бриллиант туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кавышкан көннән соң бергә күпме юллар үткәнсез, күпме сулар кичкәнсез, авырлыкларга бирешмичә, сынауларда сынатмыйча матур гаилә булып гомер иттегез. Нәсел агачын дәвам итеп, безгә - биш балага гомер бирдегез, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Әние­без безне бүген дә ашап туймаслык тәмле ашлары, бәлеш һәм беленнәре бе­лән каршы ала. Әтиебезнең фә­һемле һәм изге киңәш-фатыйхалары тормышыбызда һәр­вакыт ярдәм итеп тора. Кадерлеләребез, барсы өчен дә сезгә чиксез рәхмәтлебез. Алдагы көннә­регездә дә Ходай хәерле тигез гомер насыйп итсен, сәла­мәтлектә балаларыгыз, оныкларыгыз һәм туруннарыгыздан изгелекләр күреп кенә яшәгез”.
Гөлчәчәк Алачева.
Автор фотосы.
Читайте нас: