Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 апрель 2019, 11:42

Гаилә бәхете - сабыйларда

Сабый туу гаилә өчен генә түгел, дәүләтебез өчен дә куанычлы вакыйга. Ел башыннан Русия Федерациясендә туган игезәкләр исемлегенә безнең райондагы тагы ике сабый өстәлде.

Сабый туу гаилә өчен генә түгел, дәүләтебез өчен дә куанычлы вакыйга. Ел башыннан Русия Федерациясендә туган игезәкләр исемлегенә безнең райондагы тагы ике сабый өстәлде.
Район үзәгендә яшәүче Лилия һәм Рәсил Исламовларның гаиләсенә ямь өстәп игезәк сабыйлары дөньяга аваз салды. Шуны да әйтергә кирәк, Искәндәр – 99нчы, ә Инель 100нче сабый булып теркәлде.
Бу уңайдан район хакимиятенең кече залында таныклык тапшыру тантанасы үткәрелде.
- Сабыйларыбызга без бик шатбыз. 2 яшь тә 7 айлык улыбыз Алишер балалар бакчасына йөри. Хәзер гаиләбезгә икеләтә шатлык, икеләтә мәшәкать өстәлде. Киләчәктә ярдәмгә кыз да алып кайтырга телибез, - ди бәхетле ата-ана елмаеп.
Яшь гаиләне район хакимияте башлыгы урынбасарлары Ф.Н.Макеева һәм И.Җ.Хәмитов кайнар котлады һәм малайлар илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәр, әти-әнисенең горурлыгы булыр, дигән ышанычын белдерде. Без дә аларның юллары якты булуын, тормышларының гөрләп баруын телибез.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: