Абдулла авылында яшәүче Артур һәм Чулпан Халитовлар гаиләсендә икеләтә шатлык – агымдагы елның 23 июнендә игезәк сабыйлары дөньяга килгән. Аларга Самат һәм Мират дип исем кушканнар. Аларның тагы 11 яшьлек Айназ, 3 яшьлек Ансар исемле уллары һәм 9 яшьлек Гөлназ кызлары да үсеп килә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Халитовлар сабыйлары туу турындагы таныклык алырга күмәкләшеп килгәннәр.
Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Рәйханә Бәширова аларга туу турында таныклык, истәлекле бүләк тапшырды һәм: “Улларыгыз туу белән чын күңелдән котлыйм. Алар пар канат астында сау-сәламәт булып үссеннәр һәм сезне уңышлары белән куандырсыннар!” – дип теләкләрен җиткерде.
Чулпан тумышы белән Учалы районыннан. Артур белән Башкорт дәүләт педагогия университетында укыган чакта танышалар. Егет ул вакытта Автотранспорт колледжы студенты була. Яшьләр бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлагач, өйләнешергә карар итәләр.
– Мин һәрвакыт зур гаилә турында хыялландым. Сабыйларыбызның игезәк булачагын белгәч, куанычыбызның чиге булмады, чөнки икебез яклап та игезәкләр бар иде, – дип шатлыгы белән уртаклашты Чулпан.
Иренең туган авылында Халитовлар зур булмаган йорт сатып алганнар. Әлеге вакытта зур һәм күркәм йорт төзиләр. Декрет ялына кадәр Чулпан Иске Бәбеч мәдәният йортында мәдәни чаралар оештыручы булып эшләгән. Артур фермерлык белән шөгыльләнгән әтисенә ярдәмләшә: үсемлекчелек һәм атлар үрчетү белән шөгыльләнә. Күпбалалы гаилә өч сыер, бозау, кош-корт асрый, зур бакча үстерә.
Гаилә дә, хуҗалык та зур булгач, мәшәкатьләре дә күбрәк була. Ләкин алар Артур белән Чулпанны куркытмый. Әти-әниләре дә һәрвакыт килеп, ярдәм итеп тора. Балалары да кул астына керә башлаган. Бу матур һәм яшь гаиләгә карап, аларның нинди бәхетле булуына инанасың.