Бик ачуы килгән чак булгандыр инде, әнкәй бервакыт: “Бу дөньяда рәхмәт тә юк, ләгънәт тә юк икән”, дип куйды. “Тәүбә, тәүбә!” — дип өстәсә дә, аның сүзләре колакка кереп калды. Бу сүзләрнең чынга туры килмәвен тели генә бит күңел!
...Гөлнара 17 яшендә уйнаштан бала тапты. Әти-әнисе – хәлле, абыйлары усал-дуамал кешеләр иде, бу вакыйга турында авылда сүз куертырга базнат итүчеләр аз булды. Яңа туган баласын район дәваханәсендә калдырып, үзе Уфага чыгып тайгач, бу хакта бөтенләй “оныттылар”. Бераздан сатучы булып эшләп, ару гына түл җыйган Гөлнара авылга кәттә машинада кайтып йөри башлагач, аңа караш тагын да җылылана төште.
Ул ташлап киткән баланы авылдашлар алды. Берничә ел яшәп тә, бала бәхетен күрә алмаган бер матур пар аны үзенеке итте. Тегенди-мондый сүзләрдән ерак булырга дип, алар Себер якларына ук чыгып китте.