Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
16 февраль 2021, 12:50

"Әни мине өйдә тудырган..."

Башкортстан Башлыгы социаль челтәрдә әнисе, үзенең туу тарихы турында яза.

Хәбәр итүебезчә, Радий Фәрит улы кичә Ишембайда эш сәфәре белән булды. Билгеле ки, бу - аның туган ягы. Шуңа да ул биредә үз гаиләсе өчен кадерле урыннарга да барган.

"Әнием китүгә нәкъ 6 ел. Һәм, әлбәттә, мин аның каберендә булдым. Барлык ир-егетләргә дә әлеге даталарны онытмауларын телим. Әниләр безне тормыш юлыннан алып бара һәм чын кеше булып калырга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ул.

Төбәк җитәкчесе Ишембайда тагын бер урын аны үзенә тартып торуын телгә ала.

"Менә мине монда тарта... Бу - Ишембайдагы бала тудыру йорты. Мин монда туганмын дип уйламагыз (миңа туарга Сайран авылында кендек әбисе ярдәм иткән). Ә бу бала тудыру йортында без яхшы ремонт ясадык һәм яңа җиһазлар сатып алдык", - дип яза ул.

Республика җитәкчесе, иң мөһиме – бала тудыру йортында балалар күп туа, дип билгеләп үтте.

Фото: "ВКонтакте"

Автор: Резида Валитова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/679606.

Читайте нас: