Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
19 февраль 2021, 01:05

Мәхәббәт яшькә карамый шул...

Татарстанның Мамадыш районында яшәүче 81 яшьлек Мәсләви абый белән 65 яшьлек Мөнирә апа гаилә корган.

Мәсләви абый Аллаһы Тәгаләдән үзенә яхшы хатын насыйп итүен сораган булган. Ниһаять, теләкләре кабул булган. 1997 елда Мәсләви абыйның гомер иткән хатыны үлеп киткән. Шуннан бирле ул 19 ел ялгыз яшәгән. 2016 елда район мәдәният йортына концертка барган булган. Күрше урындыкта Мөнирә апа утырган. Сөйләшеп китеп Мәсләви абый Мөнирә ападан телефон номерын сорап алган. Икенче көнне шалтыратып караган, тик башка кешегә эләккән. Әмма бабай югалып калмаган, Мөнирә апаның номерын барыбер эзләп тапкан һәм менә хәзер гаилә корып җибәргәннәр.

Чыганак: tatar-today.ru

Фото: tatar-today.ru.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/684438.
Читайте нас: