Кодагый беренче аралашуларда ук әйтеп куйды – минем эчемдәге тышымда, янәсе, мин турыга әйтәм! “Турыга әйт син, кодагый, тик уйлап әйт”, — дип карасак та, ул үзенекен бөгә. Улына, көненә берничә тапкыр шалтыратып, яшәргә өйрәтә. Тик нигәдер, бу сүзләр барысы да киленгә каршы. “Бәбәй тапкач, өйдә озак утырмасын!” Утырмады, балаларын таба торды, яшь ярымлык чакларыннан эшенә чыга торды. Хәзер ул җитди юридик практика алып бара, эштән иреннән соңрак кайта. “Эштә түгелдер ул, сиңа бала ташлап, сулга йөридер!” Кайсы иргә ошасын монды сүзләр?! Кияү тавыш куптара, йортта торырлык булмастай хәлгә җиткерә.
Кодагый яшьтән иркә үскән, тәкәббер холыклы, тормышта аның сүзе генә сүз булырга тиеш. Тагын бер улының хатыны үзе янында мәктәптә эшли иде, ничек итсә итте – аны эшеннән бушаттырды. Аның ике оныгы белән кайдан эш табарга тиештер ул, билгесез.