- Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисе бар. Ул: «Кеше кеше булсын өчен, аңарда дүрт сыйфат булырга тиеш. Иң беренчесе - акыл, икенчесе - дин, өченчесе - оят, дүртенчесе - изге гамәлләр. Хайваннарда шушы сыйфатлар юк, ә адәм баласында исә болар булмаса, кешене кеше дип әйтеп булмый», - ди. Икенче сыйфатка - динле булу дигәненә киңрәк тукталыйк. Хайваннарда дин юк, әмма бала дигән хис бар. Ул баласы өчен үлеп тора, аны ташламый, үстерә. Ә без баланы табып үстергән очракта да аны тәмле ашату, БДИны уңышлы тапшырту, абруйлы уку йортында укыту, акчалы эшкә урнаштыру ягын гына кайгыртабыз. Дини тәрбия турында онытып җибәрәбез. Аны хәрам белән хәләлне дә аерырга өйрәтмибез.