Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 март 2021, 22:20

Әти булуның бәясе күпме?

Уфаның Киров районы суды 37 яшьлек ирне 7 айга катгый режимлы колониягә утырткан. Ул 8 ел үз баласына алиментларын түләмәгән. Бу хакта Башкортстан Прокуратурасы хәбәр итә.

- Гаепләнүче ай саен үзенең әнисе белән яшәүче баласын тәрбияләүгә алимент түләргә тиеш. Әмма 2012 елның декабеннән 2020 елның августына кадәр ул үз йөкләмәләрен үтәмәгән, - ди күзәтчелек ведомствосы вәкиле.
8 ел эчендә әти кешенең үз баласы алдында бурычларының гомум суммасы миллион сумнан артып киткән. Ул судта үз гаебен таныган.
Прокуратурада билгеләп үткәнчә, элек тә ирне алимент түләмәгән өчен 10 тәүлеккә кулга алган булганнар. Шулай ук аны берничә тапкыр урлашу өчен хөкем иткәннәр.
Фото: otnosheniya.temaretik.com

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/700187.

Читайте нас: