Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
5 март 2021, 12:00

Сәвәләйнең күркәм гаиләсе

Соңгы елларда: “Авылларда яшьләр калмый, авылларыбыз картая”, - дигән зарланулар ишетергә туры килсә дә, моның белән һич килешәсе килми. Авыл биләмәләрендә ел саен җир биләмәләре бүленүе, яңа бистәләрдә күркәм йортлар калкып чыгуы да шуның киресен исбат итә. Һәрбер авылда гөрләтеп дөнья көткән, бер дигән балалар үстергән яшь гаиләләр бихисап.

Әйе, авылда эш, акча булмау кайбер яшьләрне шәһәргә китәргә мәҗбүр итәдер. Шул ук вакытта читтә эшләп, туган авылда яшәп була дип фикер йөртүчеләр дә аз түгел. Менә Кырмыскалы районының Сәвәләй авылында яшәүче Зөлфия һәм Илгизәр Рамазановлар да шулар исәбендә.
Әлбәттә, өйләнешкән чорда яшь кәләшнең шәһәрдә яшәргә теләге булса да, Илгизәр, гаиләдәге бишенче бала буларак, мондый уйны башына да китереп карамый. Шуңа ирен өзелеп яраткан Зөлфиягә дә килешергә туры килә. Ләкин моңа ул бүген бер дә үкенми. Рамазановларның төп нигезенә килен булып төшүенә дә 19 ел вакыт үтеп киткән.
Илгизәр белән Зөлфия – икесе дә укытучылар династиясеннән, әти-әниләре, апалары барлык гомерләрен бу изге һөнәргә багышлаганнар. Шуңа мәктәпне тәмамлау белән икесе дә, гаилә эшен дәвам итү ниятеннән, Стәрлетамак педагогия институтына юллана. Шунда язмышлары аларны таныштыра, кавыштыра да инде. Бер факультетта, бер курста укыйлар. Әлшәй районы кызын тәү күрүдә ошата Илгизәр. Мәхәббәтләренең ныклыгын сынап, тормыш юлын парлап үтәргә вәгъдәләшеп, 2002 елда гөрләтеп туй үткәрәләр. Бүген инде өч баһадир улның әти-әнисе алар. Тормышларына бәхет өстәп, татлы сөю җимеше булып яралган газиз балалары – Салават, Ильяс, Тимур - гаиләнең иң зур бәхете һәм куанычы, нәсел җебен дәвам итүчеләр.
Укыган чорларында бик яшьли өйләнешкән парга Илгизәрнең әнисе Римма апа ярдәмләшә. Нәнәйле йорт – нурлы йорт, диләр бит. Олы кеше канаты астында тәрбияләнгән балалар да тырыш, әдәпле булып үсеп киләләр. Вакытында укытучы булып эшләгән Римма Мостафа кызы оныкларына дәрес әзерләргә дә булыша, акны карадан, яхшыны яманнан аера белергә, олыны олылау, кечен кечеләү, ихтирам һәм хөрмәтләү, әдәп-әхлак тәрбиясе кебек иң мөһим сыйфатларны нәниләре күңелендә тормыштан алган мисаллар аша җиткерүгә ирешә. Мондый тәрбиянең җимешен балалар белән аралашканда тоярга мөмкин булды. Үрнәк гаиләнең балаларыннан да күпләр үрнәк алырлык. Салават бүген Стәрлетамак төзелеш колледжында укып йөри. Юл ерак булуга карамастан, атна саен туган йортына кайтып тора. Тугыз яшьлек Ильяс өченче сыйныфта яхшы билгеләргә укудан тыш, зур теләк белән күптән түгел Мәдәният йорты каршында ачылган бию түгәрәгенә йөри. Шул ук вакытта оста шахматчы да икән әле ул. Ә балалар бакчасына йөрүче 4 яшьлек Тимурның көннәре уен белән үтә, ди әти-әнисе. Өй түрендә тезелеп киткән уенчык машиналарның ниндие генә юк! Шахмат, шашка һәм башка өстәл уеннарын биредә яратып уйнаулары күренеп тора. Алар кул астында гына.
Рамазановларның йорты авылның очында ук урнашкан, шул ук вакытта бу озын урамга борылу белән ул ниндидер нур бөркеп, әллә каян үзенә тартып тора. Йорт алдындагы балалар мәйданчыгын да Илгизәр Рәис улы үз куллары белән ясап куйган. Агач эшләренә осталык аңа әтисеннән күчкән. Йортның эчендә дә аның кулы, аның осталыгы сизелеп тора. Якты, иркен, җылы йортта тәртип һәм чисталык, барлык уңайлыклар да булдырылган, түрдән башлап ишек төбенә кдәр гөлләр үсеп утыра. Әйткәндәй, Зөлфиянең яраткан мавыгулары – фотога төшерү, гөлләр, чәчкәләр үстерү һәм бәйләм бәйләү. Ә соңгысы белән ул барлык күңелен биреп шөгыльләнә. Бу мавыгу – каенанасы белән икесенә уртак, дисәң дә була. Өстәвенә, Зөлфия социаль челтәрдәге кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр төркеменә кушылган, хәзер бөтен Русия буенча күмәкләшеп-киңәшләшеп бәйлиләр икән.
Җәйгә чыксаң, авылда эш бермә-бер арта. Зур бакча. Мал-туар да бар. Өченче балалары тугач, җир биләмәсе алганнар. Хәзер яңа бистәдә зур йорт салу белән мәшгульләр. Төп эшләр тәмам дисәң дә була, быел тәрәзәләр куеп, җылылык үткәрергә исәп тоталар.
Кулларына диплом алгач, Илгизәр Рәис улы һәм Зөлфия Мидхәт кызы берничә ел үз белгечлекләре буенча эшлиләр – мәктәптә математика һәм физика дәресләрен укыталар. Әлеге вакытта авылда эш булмагач, башка өлкәдә көчләрен сынап карарга туры килә. Һәм моңа алар бер дә зарланмый. Менә инде 10 ел алар Уфа аэропортында эшли. Йөреп эшләргә туры килсә дә, авылдан чыгып китмәгәннәренә алар шатланып бетә алмый. Чөнки авыл яшәсен өчен уңай шартлар елан-ел арта бара. Зур мәктәп һәм модельле мәдәният йорты бар, әле күптән түгел анда балалар сәнгать мәктәбе филиалы ачылган. Узган елда балалар бакчасында яңа төркем ачып, 1,5 яшьлек балаларны кабул итә башлаганнар. Кыскасы, балаларның да, өлкәннәрнең дә мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен шартлар юк түгел.
Шулай да, авылда яшәү өчен тырыш һәм уңган булырга кирәк. Ә Зөлфия һәм Илгизәр Рамазановларның корган дөньясына карап, “Әфарин!” дип кенә әйтәсе килә. Әнә шул сыйфатлар булса, авылда да бик күркәм яшәп була.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: