Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
14 март 2021, 21:35

Берьюлы өч бәхет!

Республика клиник перинаталь үзәгеннән быел туган беренче өч игезәкне чыгардылар.

Ике малай һәм бер кыз 26 февральдә кесарево кисүе нәтиҗәсендә туган. Бәхетле әти-әниләр - 32 яшьлек уфалылар: Альбина һәм Шамил Нуретдиновлар.

Акушер-гинеколог Әскар Еникеев сүзләренә караганда, хатын үз сәламәтлеге, сабырлыгы аркасында, шулай ук медиклар ярдәме белән йөклелекнең 37-38 атнасына кадәр өч игезәкне карынында йөртә алган. Балалар исән-сау туган һәм 2 атнадан соң өйләренә кайтып китә.

Күпбалалы әни сөйләвенчә, алар бу бәхетне ире белән берничә ел көткән. Озак көтелгән йөклелек җиткәннән соң, балаларны саклап калу өчен,Альбина 32 атнадан башлап үзәк медиклары күзәтүе астында булган.
«Хисләр тулыша, - ди гаилә башлыгы Шамил. – Гаиләдә берьюлы өч бала барлыкка килде. Минем өчен, гаилә башлыгы буларак, хәзер иң мөһим мәсьәлә — торак шартларын яхшырту. Хәзер безгә биш кешегә квадрат метрлар күбрәк кирәк. Хатыным - дәүләт хезмәткәре, мин инжиниринг холдингы хезмәткәре. Без күп балалы гаилә буларак нинди программалардан файдалана алабыз, шуны өйрәнәм».

Фото: Башинформ.
Автор: Резеда Галикәева.
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/715754.
Читайте нас: