Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
18 март 2021, 09:10

Игезәкләрнең берсе - иреннән, икенчесе сөяркәсеннән...

Төркиядә бик зур ыгы-зыгы купкан. Бер ир 3 яшьлек игезәк улларының берсенең аныкы түгеллегенә шикләнә башлаган.

Озак та уйлап тормыйча ул ДНК-тест ясаткан һәм аның шикләре шунда ук таралган! Чыннан да, бер малайның аныкы түгеллеге ачыкланган. Бу хәлгә бик гарьләнгән ир хатыны белән аерылган да үзенең баласын үзенә алган. Ә менә икенче малайны приютка җибәргән. Хыянәтче хатыннан барлык гаиләсе һәм җәмәгатьчелек баш тарткан. Аңа балалары белән күрешергә дә ярамый хәтта.
Мондый хәлләр Европа илләрендә дә бар икән. Бер илдә хатын игезәк ул һәм кыз тудырган. Малай - иренеке, ә менә кыз сөяркәсеннән булган.
Балалар туганчы ук хатын ире белән аерылышырга теләгән булган. Ә хәзер инде нишләргә дә белми. Яшь әтиләр дә бу хәлдән чыгу юлын таба алмый баш вата. Хатын белән балаларны ничек бүлергә соң?
Табигатьтә менә шундый хәлләр дә була икән.
Фото: kolobok.ua

Автор: Гөлия Мөгаллимова.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/721580.

Читайте нас: