Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
30 март 2021, 10:24

Ата-аналар имтихан тапшырды

“Ата-аналар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра” Бөтенрусия акциясе чикләрендә, үткән ял көннәрендә 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә эшлекле уен үткәрелде.

Бу көнне ата-аналар, нигездә, әни­ләр, Бердәм дәүләт имтиханының нәр­сәдән гыйбарәт икәнен, ни дәрәҗәдә куркыныч булу-булмавын белү өчен үзләрен санып карадылар.
Бердәм дәүләт имтиханы – дулкынландыргыч процедура. Өстәвенә, тәҗ­ри­бәдән күренүенчә, ата-аналар ук­у­­­чы­­ларның үзләренә караганда ныграк кайгыра. Бердәм дәүләт имтиханы мәктәп программасы чикләреннән чыкмый, иң мөһиме – дөрес психологик әзерлек, дип күпме генә сөйләсәләр дә, имтихан барыбер җәмәгатьчелектә па­ник курку уята.
Бу хәлне төзәтү максатында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек белән бәйле артык киеренкелекне бетерү, барсын да үзләрендә сынап карый алсын, анда бернинди дә куркыныч һәм көч җитмәслек нәрсә юк икәнен аңласын, имтихан тапшыру ка­гыйдәләре белән танышсын һәм аларны балаларына аңлатсын өчен ата-аналарга һәм чыгарылыш укучыларына булышлык итүче “Ата-аналар Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра” Бөтен­русия акциясен оештыра. Ата-аналар бу сынауны үзләре үткәч, имтиханның ничек барганын аңлаячак һәм балаларын дөрес әзерләячәк. Алар өчен Бердәм дәүләт имтиханы мәктәп укучылары өчен кебек үтә. Тәүдә теркәләләр, тимер эзләү җайланмасы аша үтәләр, телефон һәм шәхси әйберләрен калдырып керәләр. Үзең белән паспорт һәм ручка гына алырга мөмкин. Ләкин бердәнбер аерма – ата-аналар өчен эш варианты нибары 30 минутка исәпләнгән.
Әйберләрне тапшыру һәм тимер эзләү җайланмасы аша үтү ата-аналарда бернинди дулкынлану да тудырмады. Аннары алар кабинетлар буйлап таралыштылар, чараны оештыручылар аларны теркәлү һәм җаваплар язылган бланкаларны ничек тутыру турында аңлаттылар, шулай ук имтиханның барышы турында сөйләделәр. Соңыннан Бердәм дәүләт имтиханы материаллары таратып бирелде һәм ата-аналар биремнәрне үтәргә тотындылар.
- Агымдагы елда уртанчы кызым 11нче сыйныфны тәмамлый. Аңа нинди авырлыклар аша үтәргә туры килүен аңлау өчен имтиханга килдем. Бүген рус теле буенча имтихан яздык. Монда техник мәлләр күп, бланкаларны да дөрес турырырга кирәк икән. Ике тест биремнәрен үтәү һәм инша язу өчен 30 минут вакыт бирелде. Гомумән, бу имтихан тапшыру тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алам: сынауларны уңышлы үтү өчен техник таләпләр белән алдан ук танышу, сыйныфта тынлык һәм уку­чыларның игътибарлы булуы бик мөһим, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Рәмилә Рәхимуллина.
Светлана Карпова.
Читайте нас: