Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
30 март 2021, 16:40

Сокланырлык тормыш юлы

Колыш авылында гомер итүче Роза Низаметдин кызы һәм Зәкәрия Әхмәт улы Гайнетдиновлар брилиант туйларын билгели.

Газизләрдән-газиз әти-әниебез – Колыш авылында яшәүче Зәкәрия Әхмәт улы һәм Роза Низаметдин кызы Гайнетдиновлар шул көннәрдә күркәм гаилә бәйрәмнәрен – бриллиант туйларын билгелиләр.
Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 60 ел гомер үтеп киткән. Мондый бәхете кемгә генә тия әле ул? Бу бит үзе бер кеше гомере! Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә – үзе бер мәртәбә. Әти-әниебез дә безгә – балаларына, оныкларына һәм авылдашларына үрнәк булып, сокландыргыч тормыш юлы үттеләр.
Әтием Зәкәрия Әхмәт улы 1938 елның 7 октябрендә Колыш авылында дүртенче бала булып дөньяга килгән. Кызганычка каршы, ул туарга 2 ай калгач, әтисе 28 яшендә генә фаҗигале рәвештә вафат була. Шулай итеп, әтием ана карынында ук ятим, ә әнисе Хәдичә өч баласы һәм туарга да өлгермәгән төпчек малае белән 26 яшендә тол кала. Өч елдан каһәрле сугыш башлана. Ялгыз калган ана барлык тырышлыгын балалар үстерүгә сала. Хәдичә нәнәебез сөйләгәннәре буенча, ачлык-ялангачлык, ятимлек ачысын тулысы белән татырга туры килә аларга. Ничек кенә авыр булмасын, гомер үтә, балалар үсә, әтиебез дә егетлек чорына керә.
Ә күрше Сәвәләй авылында әтиле-әниле матур гаиләдә әнием Роза үсә. Зәңгәр күзле, озын толымлы, роза чәчкәсе кебек матур кызны күрү белән әтиебез аңа гашыйк була. Әниебез ул вакытта мәктәп укучысы гына була. Кыз башта егеткә бик сер биреп бармый. Шулай да, әтиебез төшеп калганнардан түгел. Ничек итсә итә, ләкин кызны үзенә карата. Тиздән аны армия сафларына алалар. Китә хат алышулар. Алар гаилә архивында әле дә саклана. 3 ел хезмәтен тутырып кайткач, әниебезне соратып киләләр. Дини гаиләдә үскән кызны барлык йолаларын үтәп, никах укытып бирәләр. Заманына күрә бик күркәм туй үткәрәләр. Килен булып төшкәч, каенанасы белән дә бик тату яшиләр. Бер-бер артлы балалары туа, йорт салып чыгалар. Туган нигезгә башка туганнары да кайтып йөри. Һәрберсен берсен якты чырай, тәмле аш, эссе мунча белән каршылый алар...
Әтиебез гомере буе колхозда механизатор булып тир түкте. Иксез-чиксез басуларда комбайн белән иген урып, иген сугып йөреде. Ә әниебез ару-талу белми хат ташучы булып эшләде. Элемтә бүлекчәсе 7 чакрым ераклыкта урнашкан иде, көн дә ат җигеп, Сәвәләй авылыннан гәзит-журналлар ташыды, пенсия таратты. Ул вакытта, кеше белемгә бик тартылгангамы, матбугат басмаларына бик күпләп язылалар иде. Капчык-капчык гәзит-журналлар, хатлар алып кайтканы әле дә хәтеремдә. Аннан аларны авыл буйлап таратырга чыгып китә. Ә өйдә мал-туар, бетмәс-төкәнмәс хуҗалык мәшәкатьләре, берсеннән-берсе бәләкәй балалар, авыру каенана… Ләкин мин аларның зарланганын беркайчан да ишетмәдем. Һәрвакыт көләч йөзле мөлаем әтием, йөгереп йөрегән житез әнием... Безне бик сөеп, җил-яңгыр тидерми, иркәләп үстерде алар. Тырышып дөнья көттеләр, безне тәрбияләргә бик күп көч салдылар, остәлебез гомер буе ризыкка мул булды. Барыбызга да белем алырга ярдәм иттеләр, һәрберебезгә туйлар ясап, зур тормыш юлына озаттылар…
Кызганычка каршы, дөнья без дигәнчә генә бармый шул. 2009 елның бик матур кояшлы көзендә, әнием белән әтиемне кара кайгыларга салып, иң бәләкәй кызлары, безнең сөекле сеңлебез Гөлфинә капыл гына вафат булды. Бу безнен гаилә өчен коточкыч фаҗига булды. Белмим, әти-әниебез ничек чыдаганнардыр бу кайгыга?! Бу югалтуга инде 12 ел була. Бер көн дә сеңлебезне искә төшерми калганыбыз юк. Ул әле дә безнең яныбызда кебек.
Шул көннәрдә безнең гаиләдә зур бәйрәм - әти-әниебезнең бергә яши башлауларына 60 ел тула. Бу барыбыз өчен зур һәм әһәмиятле вакыйга. Аларның йөрәкләре әле һаман яшь. Бер-берсенә искиткеч ихтирамлы караш белән, терәк-таяныч булып яшәүләререн дәвам итәләр. Олы яшькә җитүләренә карамастан, кош-корт үстерәләр, умарта үрчетәләр, бакча тулы җиләк-җимеш, матур гөлләр, чәчкәләр үстерәләр. Тәмле-татлы ризыклары, көләч йөзләре белән белән безне каршы алалар…
Без - балалары, оныклары, кияүләре, туганнары, дуслары, күршеләре - барыбыз да аларны бриллиант туйлары белән кайнар котлыйбыз. Сау-сәламәт, бер-берсенә терәк-таяныч булып, безне сөендереп, озын-озын гомер кичерсеннәр иде.
Иң изге теләкләр белән барлык балалары, оныклары исеменнән кызыгыз Ралия Гәрәева.
Читайте нас: