Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
30 март 2021, 09:36

Татулыкның сере - аңлашып яшәүдә

Гаилә - һәр кешенең таяныр ноктасы, ә гаиләнең татулыгы - ир белән хатынның иҗат җимеше. Кырмыскалы авылында яшәүче Рафаэль һәм Зилә Кудашевлар гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен бер-береңә ышанып һәм аңлашып яшәргә, ә ул ныклы һәм тату булсын өчен проблемаларны дөрес хәл итү кирәклеген яхшы белә.

Зилә Ишбулды кызы тумышы белән - Баймак, ә Рафаэль Бүздәк районыннан. Алар танышканда Зилә Уфа шәһәренең 69нчы мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып эшләсә, Рафаэль Илшат улы, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайтканнан соң, БР Эчке эшләр министрлыгында эшләп йөрегән була. Ике ел яшьләр очрашып йөрегәннән соң егет сөйгәненә тәкъдим ясый. Кыз “риза” дип җавап бирә. Яшьләр бу хакта әти-әниләренә дә хәбәр итә.
- 2005 елның сентябрь ае иде, ә ноябрьдә миңа Сибайга сессиягә барырга кирәк. Йортыбызга кайтсам, әти белән әни кунаклар көтә. Мин моңа артык аптырамадым, чөнки эләк тә аларга еш кына кунаклар килә иде. Йола буенча, без әти белән шәһәргә кергән урында кунакларны каршыларга дип киттек. Карыйм, ерактан ук таныш машина күренде – Рафаэль әти-әнисе, апасы һәм бабасы белән безгә киләләр иде. Йортыбызга кайтканда мулла утыра иде инде. Безгә никах укыттылар. Баксаң, безнең әти-әниләр алдан ук бер-берсенә шалтыратып, никах турында сөйләшеп тә куйганнар. Шулай итеп, без ир белән хатын булып киттек, - ди Зилә Ишбулды кызы.
Әлеге вакытта Зилә Ишбулды кызы декрет ялында, ә Рафаэль Илшат улы РФ Оборона министрлыгындагы төзелеш объектында вахта ысулы белән эшли. Менә берничә ел инде алар Кырмыскалыда яшиләр. Авыл үзенең хозур табигате һәм башкалага якын урнашуы белән үзенә җәлеп иткән. Биредә алар иске генә йорт сатып алып, аңа ремонт ясаганнар. Йортлары җылы, якты, ба­лаларының, ә алар Кудашевларда дүртәү, шат тавышлары белән тулган. Өлкән уллары Идел - Рәми Гарипов исемендәге 1нче санлы Башкорт республика гимназия-интернатында 8нче сыйныфта, икенче уллары Динияр С.М.Чу­гункин исемендәге урта мәктәпнең 6нчы сыйныфында укый, кызлары Саидага - 5, иң кечеләре Аскарга – 2 яшь. Кудашевлар аларга өлкәннәрне хөрмәт итәргә, яр­дәмчел һәм намуслы булырга кирәклеген аңлатып үстерә. Балалары әти-әнисенә йортта да, бакчада да, ашарга пешергәндә дә ярдәм итә.
- Бәләкәй чакта ук мин зур гаилә турында хыяллана идем. Безнең дүрт балабыз бар һәм без аларның барсын да яратабыз, - ди Зилә Ишбулды кызы.
Кудашевлар үзләре генә түгел, тирә-яктагылар белән дә дус һәм тату яшиләр. Өстәвенә, алар бик актив һәм иҗади кешеләр. Төрле конкурсларда һәм чараларда катнашып, бик күп Дипломнарга, Грамоталарга һәм Рәхмәт хатларына лаек булганнар. Рафаэль Илшат улы һәм Зилә Ишбулды кызы - Салават Әюпов җитәкчелегендәге “Дәрт” вокал ансамбле әгъзалары да. Икесе дә кубызда уйный белә. Бу сәнгатькә алар өлкән улларын да өйрәткәннәр. Әйткәндәй, алар курайда да уйный. Бу башкорт коралына аларны район үзәгендәге Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәез Зәки улы Хәйретдинов төшендергән. Динияр аның дәресләренә йөрүен дәвам итә, ә Идел Уфа шәһәрендә Айназ Низаметдинов җитәкчелегендәге “Әманәт” этно-фольклор төркемендә шөгыльләнә. Бәләкәйләре дә абыйларыннан калышмый - алар җырларга, биергә әвәс, шигырь сөйләргә яраталар. Шулай ук малайлар шашка, шахмат белән мавыга, спорт белән шөгыльләнә, әтилә­рен­нән бокс уйнарга өйрәнә. Әтиләре – балалары өчен үрнәк булып тора: изге күңелле, шаян, шул ук вакытта җаваплы гаилә башлыгы. Йорттагы ремонт эшләрен дә Рафаэль Илшат улы үз куллары белән башкара, кыскасы, нәрсәгә тотынса да, кулыннан килә, улларын да шуңа өйрәтә. Моңардан тыш, ул блогер – YouTube каналында үзенең эше, тормышы турында сөйли, киңәшләр бирә.
Зилә Ишбулды кызы – сөекле хатын һәм әни. Ул иҗат белән шөгыльләнә, кул эшләре белән мавыга, ашарга пешерергә ярата. Балаларының уңышларына ихлас шатлана. Балалары да аңа камыр җәергә, бәлеш бизәргә булыша. Әниләре белән үткәргән мәлләр хәтердә кала, зур үскәч, балалары аны сагынып искә алачак.
Кудашевларның бәхетле гаиләсенең сере нәрсәдә соң? – дигән сорауга, ул – түземлек, бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү, дип әйтергә мөмкин. Дус-тату, бердәм гаиләнең девизы: “Гаиләдә үзара аңлашу, татулык булганда, бернинди хәзинә дә кирәкми!”
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Читайте нас: