Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Изге эш дәвамлы булсын

Изге эш җирдә ятып калмый, диләр. Чынлап та, чын күңелдән башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә шатландыра. Шул көннәрдә Кырмыскалы авылының “Теплосеть” җәмгыяте директоры Марс Наил улы Латыйповның матди ярдәме белән Сарт-Чишмә авылындагы мәчетнең коймалары евро штакетликларга алмаштырылды. Мәчет тагы да күркәмләнеп китте.  

Изге эш дәвамлы булсын
Изге эш дәвамлы булсын

 - Бу мәчеткә байтак еллар барып йөрим. Элек Мирзахан Әдиятулла улы Габбасов бу мәчеттә мулла булганда, минем әти аның белән аралашып, дус булдылар. Әтием Наил Корбангали улы ун ел Кырмыскалы мәчетендә имам булды. Эшләгән вакытта мәчеткә газ, су, электр уты үткәреп, байтак төзекләндерү эшләре башкарды. Ә Мирзахан Әдиятулла улы аның шәкерте булды (кызганычка каршы, былтыр ул фани дөньяга күчте). Быел ураза гаетенә барганда мәчетнең алгы ягын матурларга, коймаларын алмаштырырга кирәк дип, чын күңелдән ярдәм итәсем килде. Анда 50-60 метр тирәсе коймаларны алмаштырырга кирәк иде, - дип сөйләп үтте Марс Наил улы.

Сарт-Чишмә авылының мәчетенең коймаларын тырыш һәм үз эшенең осталары - мастер Ильяс Әминов, слесарьлар  Дамир Әрдәширов, операторлар Рәмил Мортазин, Василий Кузьмин, Вадим Сираҗетдинов, водительләр Илдар Заһидуллин, экскаваторщик Рәфил Насыйров, эретеп ябыштыручылар Радик Шәнгәрәев, Айрат Вәлиҗанов бар көчләрен салып эшләделәр. Мәчет күркәмләнеп, авылның яме булып балкып китте. Сарт-Чишмәнең авылы халкы Марс Наил улы Латыйповка һәм барлык ярдәм иткән эшчеләргә зур рәхмәтен белдерә.

“Ил төкерсә – күл була” дигән әйтемнең дөреслегенә инанасың. Чын күңел биреп эшләнгән изге эш дәвамлы булсын. Ә мәчет ул - безнең изге йортыбыз. Авылларыбыз күркәмләнеп, күзнең явын алып торса, киләсе буынга мирасыбыз кала дигән сүз.

Рәүф Гайнуллин.

Сарт-Чишмә авылы.

 

Изге эш дәвамлы булсын
Изге эш дәвамлы булсын
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: