Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
12 гыйнвар 2017, 13:47

Үгез ите

Китте бит заманнар: кемне күрәсең, кем белән очрашасың, сөйләшәсең килә, базарга чык. Мин дә узган якшәмбедә базарда йөреп керергә булдым. Карадым, сораштым, алмасам да, тотып караган булдым. Шул вакытта күрше авылда яшәүче Кәтибә ахирәтемне очраттым. Хәл-әхвәл, дөнья, тормыш турында сөйләшеп киттек.

- Хәзер пенсиягә чыктым инде, - ди ахирәтем.

- Эше күп инде ул өйдә торан кешенең, - дидем, әңгәмәне дәвам итәргә теләп.

- Юк, юк, әлә нинди баштан ашкан эшем юк, теге үгезне генә симетеп ятам, - ди бу кулын селти-селти. - Сыерны бетердек, кәҗә бар, шуның сөте дә җитә.

- Шулай инде, артык мал асрап булмый, хәзер фермадан фураж, силос, печән кайтмый, - дип йөкләдем аның сүзен.

Шулай башка әллә нәрсә турында сөйләшеп, сүз куертып тормый, кайтыр якка ашыктым.

Көн артыннан көн үтте. Көз дә килеп җитте, тиздән кыш җитәчәген аңлаткандай, кичләрен туңдырып, аз-маз кар да яугалап ала. Кешеләр кош-кортларын суеп, көзге өмәгә әзерләнә.

Без дә язын алып үстергән каз-үрдәкләрнең эшен бетереп, туңдыргычка салып куйдык.

- Берәй таныш-белештән тана, яисә үгез ите сатып алганда әйбәт булыр иде, - ди бер көнне ирем. Шул вакыт Кәтибәнең үгез симертеп ятам дигән сүзе исемә килеп төште. Телефоннан бер-ике тапкыр шалтыратып карасам да, алмагач, кич ут алгач, үзебез барып, дөньяларын күреп кайтыйк, дип җиңел машинабызга утырып чыгып киттек.

Җиде-сигез чакырым ераклыктагы авылга бик тиз барып җиттек. Кердек. Бер-беребезне күрүгә сөенештек. Шул арада табын корылды, юмарт күңелле хуҗабикәнең чәе дә кайнап чыкты. Бала-чагалар турында сорашып, бераз көлешеп, сөйләшеп алгач, йомышыбызны әйтергә булдык.

- Килүебезнең сәбәбе шул: каз-үрдәкләр янына азрак эре мал ите дә кирәк иде, - дип сүз башладым. Ахирәтемнең ире аптырап китте:

- Бездә бит сугымга эре мал юк.

- Ничек юк? Хатының бит теге вакытта базарда очрашканда үгез симертеп ятам дигән иде, - дип нигә әйкәнемә үзем үкендем. Хуҗаның күзләренә үгезнеке кебек кан сауды. Әйтерсең дә, фермада чылбырда торган нәсел үгезе! Бу алгы аяклары белән җирне тырнагандай, өстәлдәге ризыклар белән тулы ашъяулыкны тартып идәнгә төшерде дә, мөгезе белән койманы күтәргән котырган үгездәй, өстәлне әйләндереп атып бәрде. Йортларыннан ничек чыгып качканыбызны ачык кына хәтерләмим дә хәтта.

Соңыннан гына аңладык: Кәтибә бер кайда да эшләмичә, өйдә ашап-эчеп яткан ире турында әйткән булган икән...

Читайте нас: