Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
27 март 2018, 13:37

Курчак театры – тәрбия чарасы да

21 март – Халыкара курчак театры көне. Балалар да, өлкәннәр дә курчак театрын бик ярата. Өлкәннәр анда үзләренең балачакларын искә төшерсә, балаларга ул бик күп шатлык, соклану һәм могҗиза бүләк итә.

Бу уңайдан район балалар китапханәсе каршында эшләүче “Мурашек” курчак театры турында сөйләп китәсе килә. 2015 елда булдырылган театр тамашаларын һәр җирдә - мәктәптә дә, балалар бакчаларында да җылы кабул итәләр. Аның һәр тамашасы укучыларга шатлык китерә, чөнки андагы вакыйгалар уйлап чыгарылган булса да, һәркемгә яхшы таныш. Шул ук вакытта артистлар – китап­ханә хезмәткәрләре Гөл­наз Атнабаева, Гөлдәр Гәрәева, Наталья Вдовина, Лалә Хөсә­енова һәм башкалар үз бурычларына зур җаваплылык белән карыйлар. Кечкенә тамашачы­ларның сөюен яулар өчен, белүегезчә, алар кебек үк ихлас, ягымлы булырга, әкияткә ышанырга тиешсең. Ә курчак уйнатучылар боларның барысын да булдыра ала. Өстәвенә, курчакларны да алар үз куллары белән ясыйлар. Спектакльне сәхнәгә кую өчен күпме тырышлык таләп ителүен алар үзләре генә белә. Шунысы куанычлы, агымдагы елда коллектив грант алуга конкурста катнашты - Мостай Кәримнең тууына 100 тулуга багышлап, аның пьесасы буенча спектакль тәкъдим итте һәм җиңүче дип танылды.
“Мурашек” театры килә­чәктә дә кечкенә тамашачыларны яңадан-яңа спектакльләре белән сокландыруын дәвам итәр, дип ышанабыз һәм бу эшләрендә бары тик уңышлар гына телибез.
Эльвира Хөснетдинова.
Читайте нас: