Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
13 апрель 2018, 11:54

Күңелгә тулды моңнар

Шул көннәрдә Сахай авыл мәдәният йортында Иске Акташ авылында туып-үскән, туган ягына тугры калып, 25 ел урындагы башлангыч мәктәптә, ә бүгенге көндә Сахай урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт салган күпсанлы шигырьләр, хикәяләр авторы Гүзәлия Гыйззәтуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Гүзәлия Нәгыймҗан кызы 1966 елның 16 апрелендә тирә-як умырзая чәчкәләренә кү­мелгән чакта Нәзифә Халит кы­зы һәм Нәгыймҗан Фаз­лыйәхмәт улының өченче кызы булып дөньяга килә. Әти-әнисен сөендереп, теремек бала булып үсә ул. Кызганычка каршы, әти назын гына тату насыйп булмый – Гүзәлиягә 9 ай булганда әтисе дөнья куя.
Кечкенәдән белемгә тартыла. Мәктәптә укыган ике апасына ияреп 5 яшендә үк укырга өйрәнә. Укытучы булу те­ләге дә нәкъ шул вакытта туа, күрәсең. Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, ул күрше Иске Шәрәй мәк­­тәбендә сигезнече сый­ныф­ны тәмамлый. Алдагы гомерен укытучылык белән бәй­ләү теләге аны Уфа педагогия училищесына алып килә. Би­редә ул художество-графика бүлегендә укып, рәсем һәм сызым дәресе укытучысы белгеч­леге буенча диплом алгач, Гафури районына эшкә җибә­релә. Әйкәндәй, аның беренче шигырьләре дә урындагы “Табын” гәзитендә басылып чыга. Шуларның берсе – “Исеңдәме, әни?” дигәне бүгенге чарада да яңгырады.
1991 елда Гүзәлия туган авылына кайта һәм үзе укыган мәктәптә укыта башлый. Ши­гырьләр язуын да дәвам итә, ләкин аларны бастырып чыгарырга ашыкмый, “үзем өчен генә бит ул” дип аклана. Ә 2007 елда район гәзите битләрендә үзенең шигырь­ләрен күреп, аптырап китә. Бакъдисәң, аларны апасы җибәргән икән. Редакция белән тыгыз хезмәт­тәшлеге шулай башланып китә. Бу вакыт эчендә күпме ши­гырь­ләре, хикәяләре, мәкалә­ләре һәм нәсерләре басылып чыга, берничә тапкыр “лауреат” исеменә дә лаек була. Бу уңайдан район гәзите җитәк­челеге дә тантана сәбәп­чесенә изге теләкләрен җит­кереп, күпь­еллык актив хезмәт­тәш­леге өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Башлангыч мәктәп ябыл­ганнан соң Сахай урта мәктә­бендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тәкъдим итәләр һәм һич кенә дә ялгышмыйлар. Әлеге чарада чыгыш ясаучы хезмәттәшләре – Н.Җ.Зәйнул­лин җитәкчеле­гедәге укытучылар коллективы билгеләвенчә, Гүзәлия алар өчен зур табыш. Эшен зур җа­ваплылык белән башкарудан тыш, балалар, аларның әти-әниләре арасында һәм коллективта тиз арада зур абруй казанырга өлгергән. Барлык чараларда, конкурсларда актив катнаша. Берничә ел рәттән “Тере классика” конкурсында үзенең әсәрләре белән чыгыш ясап, “Туган тел­гә тугрылык” номинация­сендә җиңүче дип тан­ылды, республика күлә­мендә уздырылган “Минем телем – мил­ләт теле” акция­сендә дә уңыш­лы чыгыш ясады. Шул ук вакытта Башкортстан татарлары конгрес­сының урындагы бүлекчәсе әгъзасы булып тора.
Әйе, Ходай Тәгалә Гүзә­лия апага талантны һәрь­як­лап мулдан биргән. Хәер, талантлы булу гына җитми, аны һәрьяклап үстерү өчен җиң сыз­ганып эшләргә ки­рәк. Тын­­гысызлыгы, тырышлыгы аркасында аны хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Шуңа да бу чарага клуб кына түгел, акташлылар бөтен авыл белән әзерләнде дип әйтергә була. Йортыңа мөһим кунак килсә, ничек кенә әзерләнмисең дигәндәй, Гүзә­лия Нәгыйм­җан кызының кунаклары арасында да кемнәр генә юк иде! Балалары, оныклары, туганнары, дуслары, хезмәттәш­ләре, укучылары һәм аларның әти-әниләре – беркем дә бу чарадан читтә кала алмады. Хәттә күрше Архангель районыннан килү­челәр дә бар иде. “Инҗәр” гәзите редак­ция­сенең хатлар бүлеге мөдире Рәгыйдә Гыйз­зәтуллина һәм Кысынды авыл клубы мөдире Равшан Хаҗ­әхмәтов әйтүенчә, чакыруны алар шатланып кабул иткән­нәр. Башкача булуы мөмкин дә түгел – менә бер­ничә ел рәттән Гүзәлия күрше район басмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә, узган елда исә “Сыерчык” хикәясе өчен лауреат исеменә лаек булды. Иҗатташ дусты Таһир Вилданов та чыгышында аңа чын күңелдән соклану хисен яшерә алмады һәм киләчәктә шигъри һәм чәчмә әсәрләренең китап булып басылып чыгуын телә­де. Әнисе Нәзифә апаның чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды. Аның һәр сүзендә кызы белән горурлануы ачык чагылды. Шул ук вакытта Гү­зәлиянең күпчелек шигырь­ләре иң газиз кешесенә багышланган. Ә «Язмышлары - бер, кайгылары - уртак» хикәясендә ул аның балачагын, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны сурәтләгән.
Наилә Фәхретдинова бе­лән берлектә оештырылган “Яшьлегем моңнары” фольклор коллективы бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдән төшмәде. Алар башкаруындагы җыр-биюләр залда утыручыларны дәртләндереп торды. Ә авторның сәхнә түреннән укыл­ган әсәрләре һәркемнең күңелендә җылы хисләр уятты, уйландырды, моңландырды, күңелләрне күтәрде.
Кичә ахырында Гүзәлия Гыйззәтуллина үзе дә сүз алды: “Минем кечкенә генә иҗа­тыма шундый зур игътибар бирүегез өчен чиксез рәхмә­темне бел­дерәм”, – диде ул, тамашачыларга рәхмәт сүзлә­рен шигырь­ләре аша җитке­реп.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: