Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
2 октябрь 2018, 12:15

Малайны уллары данлый

Уфада якташыбыз - билгеле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Фәнил Кодакаевның “Малайда туганнар” (“Рожденные в Малаево”) китабы дөнья күрде. Басмада Малай авылы тарихы, андагы кешеләр турында бәян ителә.

Автор архив документлары нигезендә авылдашлары тормышыннан кызыклы дәлил­ләрне, шәҗәрәләрне өйрәнгән. Китапта Малай авылы тарихына, аның халкына кагылышлы статистика, биография һәм башка мәгълүматлар тупланган. Басма авторның, аның авыл­дашларының шәхси архивыннан алынган фотолар, ревизия мәгълүматларын­нан, башка архив документларыннан фото­кү­чермә­ләр белән бизәлгән.
– Әлегә тиклем Малай та­ри­хы турында башкорт телендә ике китап нәшер иткән идем инде. Туган авылым хакындагы чираттагы китабымны Баш­кортстан­ның, Ру­сиянең башка тө­бәкләрендә яшәгән авылдашларым укый алсын өчен рус телендә чыгарырга булдым. Әйткәндәй, барлык архив документлары, тарихи белеш­мәләр, ревизия мәгъ­лүмат­ларын­дагы материаллар рус телендә язылган. Аларны тәрҗемә иткәндә, телисеңме-теләмисеңме, мәгънәсе үзгәрә, – ди Фә­нил Шәмсетдин улы.
Читайте нас: