Юк, була алмадым сандугач,
Җыр ташса да йөрәк түремнән.
Сабан тургай, җырчы түгелмен,
Ә күңелем моңнан үрелгән...
Бүген мин республикамның табигате турында түгел, туган җиренең шифалы һавасын сулап, Агыйдел елгасының суын эчеп, туган ягыннан илһам алып яшәгән гади кеше турында сөйлисем килә.
Исемнәре телдән төшмәгән бөек язучыларыбыз, шагыйрьләребез бик күп. Әдәбият дәресләрендә без аларның иҗаты белән танышабыз, әсәрләрен укып анализлыйбыз. Радио-телевидение аша танылган җырчыларыбыз башкаруында матур-матур җырлар тыңлыйбыз. Башкортстаныбыз бай табигате белән генә дан тотмый, билгеле шагыйрь-җырчыларның туган төбәге дә ул.
Иншамны юкка гына матур шигырь юллары белән башламадым. Анда кешенең эчке дөньясы, күңел сафлыгы, чынга ашмас хыялы да ята.
Юк, үкенми ул! Җырчы була алмаган икән, шигырь язып кешеләргә рухи байлык тарата. Игътибар белән тыңласаң, чыннан да, шигырьнең үзеннән үк ниндидер илаһи моң тарала.
Бу юлларны безнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Нәгыймҗан кызы Гыйззәтуллина язган. Шигырьләрен ул үзе үк укып та ишеттерә. Һәркемнең күңеленә үтеп керердәй итеп укый ул аларны – тын да алмый тыңлап торасың.
Әни миңа гомер биргәндә үк
Илһам нуры чәчкән күңелгә.
Туган якка булган сөюемне
Шигырь итеп сезгә үрергә.
Әйе, укытучы апабызның шигырьләрендә иң изге, якын кешесе – әнисенә булган сөюе дә, авылдашларына булган ихтирамы да, туган авылы белән горурлану хисе дә, балаларына булган мәхәббәте дә чагыла.
Шигъри җанлы кешеләр, тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылмаса да, эчке дөньялары белән күпкә ераграк торалар икән. Безнең өчен гади генә тоелган нәрсәләрдән дә илһам алалар, төрле образлар тудыралар.
Җептән түгел, бәллүр сәйләннән.
Тере җанга алар әйләнгән...
...Таң нурлары кулын суза
Ачарга дип төннең пәрдәсен.
Күр син, кояш! Үп син, кояш,
Сәйләнемнең һәрбер төймәсен.
(“Бәллүр чәчәк” шигыреннән).
- Ә нигә сез китап бастырмыйсыз? Сезнең бит шигырьләрегез дә, хикәяләрегез дә бик күп, - дип сорадым мин укытучымнан.
- Беләсеңме, Жәсмин, мин бит шигырьләремне үзем өчен язам. Бөек шагыйрьләр белән ярыша алмыйм. Ничек инде мин үземне яраткан язучым Мостай Кәрим белән бер рәткә куйыйм, - диде.
Әлбәттә, язган әсәрләре район гәзите битләрендә бик еш күренә. Районыбызда билгеле ул. Ә мин республика күләмендә дә укытучым - Гүзәлия Гыйззәтуллинаның шигырь, хикәяләр остасы икәнен белүләрен телим.
Һәр көн мәктәп ишеген ачып кергәч, көләч йөзле, ихлас елмайган, татар теленә сөю тәрбияләгән укытучым каршы алуы минем өчен зур шатлык. Аның безнең мәктәптә укытуы горурлык хисе дә уята. Укытучыма яңадан-яңа иҗади уңышлар телисем килә.
Элегрәк мин язучы, шагыйрь кешеләр буй җитмәслек биеклектә торалардыр, дип уйлый идем. Ә алар безнең арада, гади генә яши бирәләр икән. Мин атлаган сукмактан атлыйлар, мин сулаган һаваны сулыйлар, мин эчкән суны эчәләр. Хәтта мин укыган мәктәпне тәмамлаганнар, әлеге көндә мине укыткан укытучылардан белем алганнар.
Хәзер инде мин һич икеләнүсез туган ягымны чын-чыннан җырчылар, шагыйрьләр төбәге, дип әйтә алам.
Жәсмин Байназарова, Сахай урта мәктәбе укучысы.