Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
7 март 2019, 16:11

ДНК

ЮморескаМин шифаханәдә. Гомерем буе колхозда механизатор булып эшләп, алтмыш ике яшемә җиткәндә беренче мәртәбә. Галәмәт яхшы урын икән. Белмәдем, яшьрәк вакытта килергә булган икән. Хезмәткәрләре яшь кенә кызлар: абый, әйдә монда, әйдә тегендә дип, өлтерәп кенә торалар. Яшәреп киткәндәй булдым, сырхауларым юкка чыкты.

Бүлмәдә икәүбез. Үзебезнең кеше булып чыкты, рәхәтләнеп сөйләшәбез. Ул да колхозны күтәрәм, дип бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Мал караучы да, исәп-хисапны алып баручы да, ферма мөдире дә булып эшләгән.
Мин бит сезгә монда ничек килеп эләгүем турында сөйләргә иде. Пенсиягә чыккач, өр-яңа тормыш башлана икән, көне буе өйдә ятасың, үзеңне кая куярга белми газапланасың. Җитмәсә, каравы авырлашты дип эре малларны бетердек. Абзар эчендә ике кәҗә, ун тавык кына калды. Җитте, вакытында асрадык инде дип, хатын белән сөйләштек тә кәҗәгә күчтек. Башта оятрак иде, үзебезгә бәреп әйтмәсәләр дә, авылдашлар арасында, эшләре бик начар икән, мал асрый алмыйлар, чирләре бик көчле, дигән сүзләр таралды. Балалар да: безгә бернәрсә кирәкми, кибет тулы азык-төлек, үзегезне генә карагыз, диделәр.
Өйдә яткач, телевизор иң якын дусыбызга әйләнде, программага карамасак та, нинди көндә кайсы сәгатьтә нинди тапшыру булганын белеп торабыз. Хатын көне буе диярлек шул телевизор каршында утыра. Соңгы вакытта НТВ каналында барган ДНК тапшыруын бирелеп китеп карыйбыз. Карыйбыз да исебез-акылыбыз китә: бу артист дигәннәре шундый азгын халык икән, ил буенча балалары. Артистлар гына түгел гади халыкны да чакыра башладылар, алар да тик ятмый, тапшыру азагында үсеп беткән балалары белән кайтып китәләр.
Соңгы көннәрдә хатын, бу тапшыру да ялкытты дип, башка каналга баса башлады. Хатынның бу кыланышы мине аптыратып куйды, югыйсә, бик бирелеп карый иде, нәрсә булды?! Шулвакыт минем башыма да шикле уй килә башлады. Биш балабызның өчесе миңа охшамаган кебек, әллә минекеләр түгелме? Олы кызым әниемә тартып тора, икенче улым беркемгә дә охшамаган кебек, өченче улым үземнеке инде - холкына чаклы мин, ә менә төпчек игезәк кызларым... Шикләндерә, безнең нәселдә игезәк бала табучы юк, хатын ягында да сизелми. Башка кереп урнашты бит бу шикле уй, балаларым ялга кайтсалар, һәрберсен үзем белән чагыштырып карый башладым. Хатынга шикләнүемне әйтмим. Беркөнне түзмәдем, утырдым да ДНК тапшыруына хат язып салдым. Шикле уй белән яшәгәнче, дөресен белим, дидем. Аңлыйм, яратып өйләнгән хатынны хыянәттә гаепләү ирләрчә түгел. Хатын белсә, олы кара тавыш чыгачак. Хәзер соң инде, хат китте.
Унбиш көн үттеме юкмы, өй янына бер зәһәр машина килеп туктады. Кемнәр икән дип, йөгереп каршы чыктым.
- Исәнмесез, Торсынбаевлар монда яшиме? - дип сорады чибәр генә хатын, ихатага үтеп, рус телендә.
- Әйе. Мин булам, - дим.
- Без, НТВы каналының ДНК тапшыруыннан, хат буенча килдек, - диде. Мин нәрсә эшләргә белми аптырап калдым. Хатынга нәрсә дип аңлатырга икән, дигән уйга баттым. Өйгә кердем дә:
- Хатын, ачулансаң ачулан, мин дә биш баланы тикшерергә булдым, шик туды, - дидем.
- Нинди шик? - диде хатыным ачулы караш белән.
- ДНКка тапшыруына хат язган идем, әнә килеп төштеләр, - дим.
Хатын үксеп елап җибәрде.
- Халык алдында мине мыскыл итеп, балалар нәрсә дияр? Бар, куып чыгар, үзең дә алар белән чыгып кит! - дип кычкырды.
Хатынны озак кына көйләргә туры килде. Килүчеләр өйгә үтеп хатынга аңлата башладылар. Минем белән сөйләшкән хатын:
- Без сезгә акча түлибез, бушка түгел, - дигәч хатын елавыннан туктады. Күпме дигән сораулы карашын ташлагач, теге хатын сумманы әйтте. Хатынның күзләре зураеп китте. - Безнең еллык пенсия бит!
- Гаебең юк икән курыкма, Мәскәүне күреп кайтырбыз, - дидем, тынычлана башлаган хатынның кулыннан тотып.
- Анда бит рус телендә сөйләргә кирәк, үзегез беләсез, безнең русча белү әпи-тозлык кына, - диде хатын ризалык биргәнлеген белдереп.
- Борчылмагыз, сезгә күп сөйләргә туры килмәячәк, алып баручы сөйли. Әгәр риза булсагыз, безгә бүген үк барыгыздан да анализ алырга кирәк булачак, - диде кунак хатын. – Минем исемем Тамара Викторовна, Тамара гына дисәгез дә була, - дип өстәде.
- Балалар да кирәкме? - дидем.
- Әлбәттә, алардан башка булмый.
Ярый, бер улым белән бер кызым авылда гына яши, берсе район үзәгендә, аларны чакырып китерү кыен булмас. Менә игезәкләре Уфада, алар килә алыр микән? Телефонымны алып һәрберсенә шалтыратып чыктым. Гаиләгез кирәкми, үзегез генә кайтып китә алмассыз микән дидем. Гаҗәпләнеп киттеләр. Нәрсә булды, әни чирлиме әллә, дип сорадылар. Бар да әйбәт, кайткач белерсез, дидем. Авылдагылар шундук килеп җиттеләр. Район үзәгендә яшәгән кызым да килеп төште. Чакыруның сәбәбен белгәч, мине тиргәп ташладылар. Анализ да бирмибез, тапшыруга да бармыйбыз, дип каршы төштеләр. Хатын тиз килештерде, аларның күпме акча бирәчәген әйтеп авызларын томалады.
- Мәскәүгә бара да белмибез, акчабыз да юк, - дидем Тамарага, эшләгән эшемә үкенә биреп.
- Анысы безнең проблема. Уфадан Мәскәүгә билет алып бирәбез, Мәскәүдә каршы алабыз, кунакханәгә урнаштырабыз. Барысы да безнең исәптән.
Балалар аның сүзләрен ишеткәч, тынычланды. Хатын килгән кунакларны ашатмый кайтарып булмый инде дип, кичә генә эшләп куйган пилмәннәрне пешерергә салды.
Тамара Викторовна машина янына чыгып шоферны һәм бер кызны алып керде.
- Бу безнең табиб, ул сездән анализ алачак. Исеме Нина була, - диде.
Бездән анализлар алып, пилмән ашап бетерүгә, такси яллап, Уфада яшәүче игезәк кызлар да кайтып төште. Котлары очкан, ишектән атылып килеп керделәр. Исән-сау икәне­безне күргәч кенә тынычландылар. Мин чакырып кайтаруның сәбәбен аңлаттым. Башта берсүз әйтми катып тордылар да, елап җибәрделәр.
- Әти, ник безне мыскыл итәсең, әнинең башыннан көләсең, кеше күзенә ничек күренербез? - дип әниләрен кочаклап алдылар.
Хатын аларны да тынычландырды, анализ бирергә туры килер инде, диде.
Мәскәүгә олы кызым һәм ике улым гына барырга булды, игезәк кызлар катгый рәвештә каршы төште.
- Безнең әле кияүгә чыгасыбыз бар, кеше көлдереп йөрмибез, - диделәр. Аларның бару-бармавы мөһим дә түгел, анализ алынган.
... Мәскәүгә барып төшкәч, Тамара Викторовна әйтүе буенча, бер картон кисәгенә фамилияне һәм “НТВ, передача ДНК” дип язылган плакатымны күтәрүем булды, безнең янга бер кыз килеп тә басты. Сөйләшеп-танышып алгач, машинага утыртып алып та киттеләр. Мәскәүне машина тәрәзәсеннән карый-карый сокланып бардык. Хатын бөтенләй гаҗәп­ләнде, ул башкаланы беренче күрә. Мин ярый хезмәт иткәндә биредә берничә тапкыр булган идем. Элекке Мәскәү түгел икән, үзгәргән, матурланган.
Безне кунакханәнең зур гына бүлмәсенә урнаштырдылар.
- Бүгенгә хәл җыегыз, беренче катта ашханә бар, кичке ашны шунда барып ашарсыз, сөйләшенгән, акча түләргә түгел, менә шушы кәгазьне күрсәтерсез, - дип кулга кәгазь кисәге сузды. - Иртәгә иртәнге сәгать унда әзер булыгыз, килеп алабыз, - диде дә, безне каршы алган кыз матур итеп елмаеп, саубуллашып чыгып китте.
Икенче көнне студиягә баргач, аның зурлыгы, бүлмәләрнең күплеге, кешеләрнең мәш килеп йөрүләрен күргәч, безнең гаҗәпләнүебез тагын да артты. Бер бүлмәгә керттеләр дә, чыкмаска куштылар. Бәләкәй генә өстәлгә чәй, кофе китереп куйдылар. Бераздан бер кыз керде дә:
- Тосрынбаев-папа, пошли со мной, - дип мине алып чыгып китте. Грим сала торган бүлмәгә алып килгән икән. Зур көзге каршына мине утыртты да, күземне йомарга кушты һәм битемә әллә нәрсәләр сылый башлады, битем белән байтак кына кылангач, чәчләремне тарый-тарый әллә нәрсә сиптереп чыкты. Күземне ачып җибәрсәм: үземне танымый тордым, каршымда яшь, чибәр ир утыра. Шундый матурлыгым белән ямьсез хатын белән яшәп гомерем үтә икән инде, дигән уй үтте башымнан.
Мин чыккач, хатынны чакырып алдылар. Ярты сәгатьтән бүлмәгә уйнаклый биреп, чибәр генә хатын килеп керде. Бәй, үземнең хатын булып чыкты, битен сылаганнар, чәчләрен бөдрәләткәннәр. Хатын да ничава гына икән, яшәрлек дип уйлап куйдым. Шуннан балалар кереп чыкты, аларда артык үзгәреш күрмә­дем, алар болай да яшь, матур шул.
Бизәндереп- төзәндереп беткәч, без­нең янга урта яшьләрдәге ханым керде дә:
- Мин режиссер, - дип, безне карый башлады. Минем кигән пиджагыма озак кына карап торгач:
- Не пойдет, старый, - диде. Нишләп старый булсын, алганга өч ел да булмый дип әйтергә уйлаган идем, ул чыгып китте дә өр-яңа пиджак күтәреп керде. Кигән идем, тагын матурланып киттем. Ул чыгып киткәч, озын гына буйлы ир килеп керде. Исәнләште, кул биреп чыкты.
- Мин - Александр, - диде. Бу тапшы­ру­ны алып баручы, аны күргәч бертуганны күргәндәй шатландык. Хатын аңардан күзен алмый карап тора. Тамак кырып алдым да:
- Монсы хатыным, олы кызым һәм ул­ларым, - дип таныштырып чыктым.
- Тапшыру туры эфирда бармый, шу­ңа ялгышсагыз, борчылмагыз, яңадан язды­ру мөмкинчелеге бар, - диде Александр.
Иң беренче мине, азак хатынны, шуннан балаларны чакыруын аңлатты. Тапшыру төшерәчәк бүлмәдә чакырылган кунаклар, тамашачылар булуын әйтте. Каушамаска, сүгенмәскә кушты. Минем сүгенгәнем юк, менә хатынга ышаныч юк инде, кызып китсә, авызыннан чыкканын колагы ишетми.
Каушамаган кебек булсам да, уйландыра, тез буыннары калтырый. Александр белән сөйләшкәч кенә бераз рәхәт булып китте, аны телевизордан еш күргәч, күптәнге таныш кебек кабул иттек.
Режиссер хатын мине чакырып алды.
- Хәзер сине Александр чакырыр, шуннан чыгарсың, - дип, миңа чыгу урынын күрсәтте. Эчтән генә белгән догаларымны укып алдым. Үземнең исемне ишеткәч дертләп киттем, баскан урынымнан кузгала алмый тордым. Шунда кемдер өтәп дигәндәй мине кузгалтып җибәрде.
Тапшыру барган урынга килеп чыккач, көчле яктылыкка күзләрем чагылып китте. Ипләп кенә үземә тиешле урынга барып утырдым. Бераз һушыма килгәч, алгы рәттә утырган кешеләргә күз салдым, бар да таныш артистлар. Безне хөкем итүчеләр шулар буладыр инде, дигән уй үтте. Тапшыруны алып баручы:
- Хатыныгыздан ни өчен шикләнәсез? - дип сорады. Мин балаларның берничәсе миңа охшамавы, бар да минекеме икәнен белергә килдем дидем. Җыелганнар шаулаша башлады. Ирләр эндәшмәсә дә, хатыннар: ничә ел дөнья көткән хатыныңа ышанмаска оят түгелме, дип мине сүгә баш­ладылар. Шул урында әйтәсе килгән иде, үзегезне белегез, сез азгыннарга карап, безнең хатыннар да азды дип. Түздем, әйдә, сөйләсеннәр. Алар да шул акчага бу­ла килгәннәрдер, шулай булмаса, оял­мыйча кеше тикшереп утырмаслар иде.
Хатын чыккач, ирләр у-у дип куйдылар. Хатынның буй-сыны килешле генә. Кемдер: биш бала тапкан хатынга охшамаган, дип куйды. Зур корсаклы ирләрнең минем хатынга ымсынып карауларына ачуым килеп китте. Хатынны минем янга утыртмадылар, икенче диванга утырды.
Алып баручы хатынга:
- Ирегез шикләнә, сәбәбе бармы әллә? - дигән сораулар бирә башлады. Вакытны үткәрергәдер инде, бер хатынга, бер миңа төрле сораулар биреп алды.
- Әгәр балаларыгызның барысы да сезнеке булып чыкса, яки булып чыкмаса нәрсә эшлисез? - дип куйды.
- Әлегә бернәрсә әйтә алмыйм, анализны белгәч, бу сорауларга җавап бирелер, - дидем.
Утыра торгач, өйрән­дерә башлады, үземне иркенрәк тотам. Телем дә русчага ачылып китте. Хатынга карыйм, ул ни өчендер уйга баткан, борчылганы йөзенә чыккан, кызганып куйдым үзен. Олы кызымны чакырып чыгардылар. Аңа берничә сорау биреп алдылар да, Александр ДНК турында сөйләүче эксперт хатынны чакырды. Шуннан Александр:
- Дөресен беләсегез киләме, сез әзерме? - дип кызымнан да, миннән дә сорап алды. Без “әйе” дип җавап биргәч, әзер анализ тотып чыккан эксперт беренче конвертны ачты.
- Әти - Торсынбаев Рамазан һәм кыз - Сафиева Сафия, нәселлек... ноль процент. Шушы сүзләрне ишеткәч, күз алларым караңгыланып китте, үзем дә сизмәстән: “Юк!” дип кычкырып җибәрдем. Кызым елый башлады.
- Кызым бит әнигә охшаган, бу мөмкин түгел. Ачулы караш белән хатынга карадым, аны өзгәләп ташлыйсым килде. - Әйт, әтисе кем?
Хатын елап җибәрде.
- Синеке булырга тиеш... Александр хәлне аңлап икебезнең уртага килеп басты. – Мин.. мин сиңа чаклы Маратны армиягә озаттым... Көтәргә вәгъдә бирдем... Син армиядән кайттың да, мин сине балачактан яратам дип, арттан калмый йөрдең. Беркөнне, ай-вайга карамыйча, мине алдың да кайттың. Марат белән булганны сөйләргә өлгерми калдым. Күрәсең, аныкы булган...
Менә ни өчен Марат армиядән кайтты да, авылдан бөтенләйгә чыгып китте, шуннан бирле күренгәне дә юк.
Икенче улым үземнеке булып чыкты. Өченче улыма вакыт җитте. Конвертны ачтылар. Монсы да үземнеке инде, конвертны ачмасалар да билгеле дип утыра идем, ДНКны әйтүче эксперт: ноль процент дигәч, сикереп тордым.
- Ничек, ноль? Монсы минеке булырга тиеш. Залдагы халык шаулаша башлады. Аларның сүзләре колакка да керми. - Монсы кемнеке инде? - дип хатынга кычкырдым.
Алты иргә кияүгә чыгып аерыл­ган артист хатын:
- Кычкырма хатыныңа, ир булып кал, ялгышкандыр, гафу итәргә кирәк, - ди. Авылда булса аны шушы сүзләре өчен нишләтергә белер идем, бәхете Мәскәүдә яшәп ята.
Кемдер:
- Авылда да тик ятмыйлар икән, Санта Барбараң читтә торсын, - дип куйды, әллә гаҗәпләнеп, әллә яңалык ачкандай.
- Синеке булырга тиеш, Рамазанкаем, синеке, - диде хатын шуннан Александрга карап. – Ялгышлык киткәндер.
- Ялгышлык булырга мөмкин түгел, - дигәч, хатын сөйләп бирергә мәҗбүр булды.
- Савым буенча районда беренчелекне алгач, колхозның парторгы: сиңа орден бирәчәкбез, даның республикага таралачак, дип еш кына район үзәгенә алып китә иде. Фермада сыер савып ятканчы, районга йөрү җиңелрәк бит. Малай аныкы микәнни?..
Александр парторгның үз малаен чакырып чыгарды. Без аптырап киттек, каян белгән, каян тапкан, студиядә без аны күрмәдек. Менә сиңа мә!
- Дүртенче конвертны ачабыз. Торсынбаев Аяз һәм Сабирҗанов Рәмилнең туганлыгы... 99, 8 процент. Рәмил сикереп торды да:
- Син минем туганым, мин нинди шат! Гаиләдә бердәнбер бала булу бик кыен иде. Мин бәхетле, туганым табылды, - дип Аязны кочаклап алды.
Бар да шаккатты, бертын телсез калдылар. Шуннан кул чабарга тотындылар. Игезәк кызлар минеке булмаса, бу мәсхәрәлек белән авылга кайтып торуның кирәге калмаячак. Бишенче конвертны ачабыз дигән сүзне ишеткәч, күз алларым караңгыланып, башларым әйләнеп китте. Миңа хәзер барыбер иде инде. 99,9 процент дигәнне генә ишеткәч, башым ачыла башлады. Уф, ярый төпчек кызларым үземнеке икән.
Тапшыру тәмамланды. Рәмил минем яныма килде дә:
- Рамазан абый, мәрхүм әтиемә ачуланып йөрмә, булган булган инде. Мин сезгә ярдәм итәрмен, Аязны яхшы эшкә урнаштырырмын, - дип ярсыган күңе­лемне тынычландырырга тырышты. Ул зур урында эшли, ярдәм итүенә шигем юк.
Ике балам минеке булмаганга хатынга ачуым килсә дә, мин аларны тәрбияләп үстергәнмен, күпме көч салынган, кайберәүләр бөтенләй чит кеше баласы алып үстерә әле, дип үземне тынычландырдым. Авылда да артык шауламадылар, күрәсең, алар сизенгән булгандыр.
Шифаханәгә парторг малае Рәмил путевка алып бирде.
- Рамазан абый, нервыларыңны ныгытып, бераз хәл җыеп кайт, - диде. Алдым инде, әтисе өчен улына үпкәләп йөреп булмый.
Җәмәгать, шикләнсәгез эчтән генә уйланып, кайгырып йөремәгез, ДНК тапшыруына хат языгыз. Бәлки, берәй балагызның чын әтисе зур урында эшлидер. Сез дә минем кебек санаторийга килеп эләгерсез.
Риф Йөзлекбаев.
Яңа Кыешкы авылы.
Читайте нас: