- Кайттылар, кайттылар! – дип кычкырды кызым бусагадан ук.
Үзенең күзләре шатлыктан балкый, пимасындагы карларны коя-коя һаман кабатлый:
- Әни, әйдә инде, кара! Тизрәк бул!
Юеш кулымны тастымалга сөртә-сөртә урамга ашыгам.
- Әнә, кара! – дип, кызым мине кулымнан тартып нәзек кенә бармагы белән горур йөрегән кошларга күрсәтә.
- Әйттем бит, каргалар кайткан! – ди кызым әкрен генә, аларны куркытмаска тырышып. Без күзәткәнне аңлап, каргалар очып каен агачына барып кунды.
- Менә, очып та киттеләр, - диде кызым бәләкәй танавын мышкылдатып, ә үзенең күзләрендә яшьләр күренде.
- Әйдә, аларга ашарга биреп карыйк, шул вакытта алар җиргә төшәр, - дим аны юатырга теләп.
Тиз генә абзарга кереп, иген алып чыктык. Кызым учындагы җимне кар өстенә сибә:
Үзебез болдырга утырып, төшкәннәрен көтәбез. Күп тә үтмәде, кара карганың берсе җиргә очып төште дә, тирә-ягына каранып алганнан соң, иген бөртекләрен чүпли башлады. Соңыннан безгә рәхмәт әйткәндәй:
- Карр! – дип кычкырырга тотынды. Аңа тагы ике карга кушылды.
Безне күреп өйдән каенанам да чыкты:
- Нәрсә эшлисез анда, килен? Камырың таша бит!
Кызым авызына бармагын китереп:
- Әкрен, нәнәй, куркыта күрмә!
- Кемне куркытам? - дип сорый каенанам аптырап. Соңыннан җим чүпләгән кошларны күреп, соры күзләрендә яшь бөртекләре күренде.
- Нәнәй, ния елыйсың? – ди кызым нәнәсен кочаклап. - Курыкма, алар очып китми! Китсәләр, әни белән тагы җим сибәбез, әйе бит, әни?
Каенанам сөялләнеп беткән куллары белән оныкасын кочаклый, ә җыерчыклы битендә күз яшьләре агуын дәвам итә.
- Елама инде, югыйсә, минем дә елыйсым килә, - ди кызым, нәнәсенә карап.
Каенанам тирән итеп тын алды да, кошлардан күзен алмыйча:
- Яз җитте бит, килен! Язны да көтеп алдым, күрә алмасмын дигән идем! – дип, яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды.
- Әйдә, әни, өйгә керәбез, камыр таша дидең бит.
- Сез керегез, өшеп беткәнсез! Озакламый мин дә керермен, - ди каенанам.
Өйгә кергәч тә язны көтеп алуыбыз, кара каргалар килүе турында озак сөйләштек. Ә күздән яшьләр ага...
…Бу 2015 елның март ае - каенанамның соңгы язы булды.