Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
26 март 2019, 12:00

Дәрт өстәп күңелләргә...

Шул көннәрдә Кабак авылы мәдәният йортында республикабызның күренекле шәхесләре – якташыбыз, шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагул; язучы, галим, Башкорт дәүләт университеты профессоры Мирас Иделбаев; шагыйрә, БРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Таһирова; яшь язучы, Ш.Бабич, Ш.Ходайбердин исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Айгиз Баймөхәммәтов һәм тагын бер якташыбыз, шагыйрә Фирүзә Абдуллина белән очрашу үтте.

Каләм осталары респуб­ликаның Язучылар берлеге тарафыннан “Язу­чының ялы” программасы буенча Яктыкүл ши­фа­ханәсендә оештырылган ун көнлек ялдан кайтып килә­ләр иде. Якташыбыз Рамил Чурагулов билгелә­венчә, юл Кырмыскалы аша үтә икән, илһам алып яшәгән туган районында туктамый китми.
Әйткәндәй, Кабак мәдә­ният йортына язучылар, шагыйрьләр киләчәген белеп, берничә сәгать арасында бихисап халык җыелды. Тамашачылар куанычларын яшермәде - каләм оста­лары­ның күбесе белән алар моңа ка­дәр әсәрләре аша гына таныш булса, бүген күзгә-күз очрашып аралаша алдылар. Кунаклар да үзләренең иҗат­лары белән таныштырды, тормышларындагы кызыклы вакыйгалар турында бәян итте.
Шулай, Әнисә Таһиро­ва, Фирүзә Абдуллина тормышчан шигырьләрен укып ишеттерделәр, аларның язылу тарихына тукталдылар. Айгиз Баймө­хәммәтов күп­ләр­гә үзенең балалар йор­тын­да тәрбияләнүчеләр тормышын чагылдырган “Калдырма, әнкәй” по­вес­те буен­ча таныш. Автор бу әсә­ре­нең башкорт, татар, казах, чуваш тел­ләрендә басылып чыгуы турында сөй­ләде. Мирас Хәм­­зә улы безнең район­нан байтак язучылар чыгуын билгеләде һәм сүз осталарына районда зур хөрмәт күрсә­телүенә сокланып, моны бер­ничә мисал белән дәлилләп тә китте. Рамил Мотаһар улы авыл биләмәсе башлыгы Руслан Фәнис улы Әюповка, ча­раны оештыруга көч салган активистларга һәм җыелган тамашачыларга җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтен җиткерде һәм Кабак авылы турында җыр язарга вәгъдә бирде.
Яңа мәдәният йортында узган бу очрашу барысының да күңеленә дәрт, илһам нуры өстәде. Иң мөһиме, мондый чаралар кабатланып торсын иде.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: