Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Иҗат
26 март 2019, 12:14

“Әүлия” безгә килде!

Аллаһы Тәгалә тарафыннан илаһи зур көч-кодрәткә ия булган бөек шәхес, кешеләрне дәвалаган Мөҗәвир хәзрәт турындагы пьеса буенча Сибай дәүләт драма театры шул көннәрдә “Әүлия” спектакле белән Иске Муса авыл клубында чыгыш ясады.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан илаһи зур көч-кодрәткә ия булган бөек шәхес, кешеләрне дәвалаган Мөҗәвир хәзрәт турындагы пьеса буенча Сибай дәүләт драма театры шул көннәрдә “Әүлия” спектакле белән Иске Муса авыл клубында чыгыш ясады.
Мөҗәвир хәзрәт Баймак районының Мансыр авылында туып-үскән. Кечке­нәдән әнисеннән калып, авырлыклар күреп үскән зирәк үсмернең белемгә омтылышы көчле була. Малай 10 яшьләр тирәсендә бул­ганда авылга килгән күре­некле Зәйнулла ишан аның “өлешле” бала булганын сизә, шуңа да аның әтисенә бу балага гыйлем бирергә кирәклеген аңлата.
Әмма бәләкәй генә туганнарын үги ана кулына калдырырга кызганып, ул якындагы Муллакай авылында укырга була. Анда данлыклы Габдулла Сәйди хәзрәтнең сабакларын ала. Әйткәндәй, Габдулланың әтисе Сәетбаттал данлыклы Стәрлебаш мәдрәсәсендә белем ала. Шушы авыл кызы Шәмсеҗиһан белән гаилә корып, Муллакайга кайтып төпләнә. Уллары Габдуллага 8 яшь тулгач, тәүдә әнисе, соңыннан әтисе Тойгын карт аны Стәрлебаш алып кайта. Мәгърифәтле Стәрлебаш җирендә, арытабан Бохарада алган белемнәре Габдулланы яңа биеклекләргә кү­тәрә. Мөҗәвиргә нәкъ шу­шы Габдулла Сәйди нигез салган мәдрәсәдә укырга насыйп була.
Мөҗәвирнең күңеленә табиблык серенә төшенү хуш килә. Ул монда им-том серләреннән тыш, үләннәр белән дәваларга өйрәнә. Укып чыккач, гомер бу туган авылында яши.
Әсәргә килгәндә, сәх­нәдәге вакыйга Мөҗәвир хәзрәтнең авылдашы, дусты Омырзакның оныгына хәзрәт турында бәян итүе белән башланып китә. Вакытында Мөҗәвир хәзрәткә нахакка яла ягып, аны төрмәгә җибәрүдә үзенең дә гаебе булуына күнгән Омырзак озак еллар үткәч, шул вакыттагы вакыйгаларны бермә-бер исенә төшерә башлый.
...Менә алар, яшь егет­ләр, яңа гына мәдрәсәдә бе­лем алып кайткан Мөҗә­вир белән бергә Ургаза буенда печән чабалар. Шул җәйдә мөҗәвир үзенең яшьлек мәхәббәтен – Сөмбе­ләне очрата.
Арытабан Мөҗәвир хәз­рәтнең авылдагы тормышы сурәтләнә. Төрле тарафлардан бик күпләр килә аңа. Әүлия кешеләрнең тәннә­рен генә түгел, җаннарын да дәвалый. Акыллы ки­ңәшләре белән күпләрнең тормышларын җайга салырга ярдәм итә. Район комитеты секретаре вәкиле мисалында күрсәтелгән вакыйга - моңа бер дәлил. Бәлә­кәйдән ятим калган малайны картәтисе Сабир карт тәрбияләп үстерә. Илдә дин­гә каршы көрәш барган­да да, оныгы аның Аллаһы Тәгаләнең берлегенә инануын үз күзләре белән күреп үсә. Арытабан да карт­әти­сенең дини сабаклары аңа тормышта хәл-вакыйгаларны ачыкларга ярдәм итә.
Спектакль Мөҗәвир хәзрәтнең халыкка калдырган туган төякне, илне саклау, бергә тату булу васыяте һәм аның вафаты булып, җанының күккә ашуы белән тәмамлана. Ике бүлектән торган бу спектакль дин әһелләренә генә кагылмый, ә кешене яктылыкка, гадел­леккә яхшылыкка әйдәп, халыкка иман нуры, изгелек таратырга өнди.
Шулай итеп, без, Иске Муса һәм тирә-як авыллар халкы Җиребезгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибә­релгән илаһи бер кодрәт иясе турында тамашаны күрү бәхетенә ия булдык.
Регина Вахитова, авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы.
Читайте нас: