Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
19 апрель 2019, 13:17

“Талантлар йолдызлыгы”

“Йолдыз” үрнәкле халык биюләре ансамбле (җитәкчеләре Эмиль Сөярголов һәм Гөлназ Хәкимова) Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Талантлар йолдызлыгы” балалар халык биюләре конкурс-фестивалендә Гран-при яулады.
Республиканың җиде районы, шулай ук Свердловск өлкәсенең Нижнесергинск районыннан аерым башкаручылар, иҗади берләшмәләр һәм республиканың иҗади коллективлары катнашкан төбәкара конкурс Мәчетле районында үткәрелде. Яшь катнашучыларның талантын һәм осталыгын БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы укытучысы Айгөл Насыйрова җитәкчелегендәге абруйлы жюри әгъзалары бәһалады.
Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча, безнең район ансамбле иң яхшысы дип танылды. Аның солисткасы Азалия Вәлиевага I дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды. Алмаз Рәхимколов һәм Камилла Иштуганова дуэт биюе номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Лена Әмирова.
Читайте нас: