Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
23 апрель 2019, 17:44

Кулда - каләм, күңелдә – иҗат ялкыны

Егермегә якын иҗат кешесен берләштергән “Илһам” әдәби түгәрәге 2015 елдан бирле эшләп килә. Бу чорда аның әгъзалары районыбызның байтак авылларында очрашулар үткәрде. Шул көннәрдә алар чираттагы тапкыр Таһир Вилданов җитәкчелегендәге Сахай авыл мәдәният йортына җыелдылар. “Иҗат ялкыны” дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә алар үзләренең иң тәмле күчтәнәчләрен – әле генә кайнар табадан төшкән шигырьләрен, нәсерләрен, хикәяләрен, юморескаларын алып килделәр. Өстәвенә, үзләре иҗат иткән җырларын моңлы тавышлары белән башкарып, тамашачыларны таң калдырдылар.
Әлеге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре белән башланып китте һәм җыры белән тәмамланды. Чара дәвамында да туган телләрне саклау мәсьәләсе кызыл җеп булып сузылып барды. Тел мәсьәләсе бүген кискен торса да, әдәби түгәрәкнең җитәкчесе - РФ һәм БР Журналистлар, Язучылар берлекләре әгъзасы Риф Йөзлек­баевның сүз­ләреннән күңелгә җылы йөгерде.
- Кешеләр олыгайган саен гаилә тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә башлый, тамырларын эзли, читтә яшәгән булса, үз телен өйрәнә. Ә балаларга телне үзебез өйрәтергә тиешбез. Татар-башкорт телләрен белгән кеше барлык төрки халыклар белән җиңел аралаша ала, - диде ул.
Галимә апа Тимергазина да бу уңайдан тәүге укытучысының сүзләрен искә алды.
- Ана телен белсәң, югал­мас­сың, - дигән иде беренче укытучым. - Чынлап та, педагогия училищесында, институтта укыганда, балалар бакчасына һәм балалар йортына җитәкчелек иткәндә дә, һәм бүген дә аның хак булуына инанып яшим, остазымның киңәшен тыңлап гомер итүемә сөенеп бетә алмыйм, - диде ул.
Башкорт телендә матур итеп сөйләшүен, шигырьләр иҗат итүен, моңлы итеп халык җыр­ларын башкаруын, баянда уйнавын күпләр ишеткәне-күргәне бардыр. Агымдагы ел Галимә Гатаулла кызы өчен аеруча уңышлы һәм вакыйгаларга бай булды. Шулай, “Башкортстан” гәзите тарафыннан оештырылган “Ана йөрәге” конкурсында - 2нче урын, “Юлдаш” каналы оештырган шигырь бәйгесендә беренче урынга лаек булды. Шулай ук җыр конкурсларында да уңышлы чыгыш ясады.
Кырмыскалы авылында гомер итүче Венера Латыйпова да үзенең тормышчан шигырьләре белән күпләргә яхшы таныш. Хәзер инде көен дә, сүзләрен дә үзе язган җырлары артканнан-арта бара. Аларны үзе оста итеп башкара да әле. Бу көнне дә дәртле җыры белән залда утыручыларның күңелләрен җилкендереп җибәрде.
Ибраһим авылыннан Рәгый­дә Дәүләтбаеваның шигырьләре дә ничә китаплык җыелгандыр? Чөнки тәүгеләрен ул, үзе әйтү­енчә, мәктәпкә төшкәнче үк яза башлаган. 10 яшендә моның белән ныклап мавыгып китә һәм иҗат җимешләре район һәм республика басмаларында да басылып чыга.
- Биш малай, өч кыз үстек. Барыбыз да иҗади, шигъри җанлы кешеләр, - ди балачак хатирәләренә бирелеп.
Аның абыйсы - байтак төрт­мәле шигырьләр, юморескалар авторы Таһир Дәүләтбаев әйтү­енчә, 8нче сыйныфта укыганда көтү көтеп, гармун сатып алган, ләкин өйрәнәлмәгән. Аның каравы, Рәгыйдә әнә өздереп уйный да, җырлый да.
Сахайдан Сәлимә Хафизова - авылына, Кырмыскалыдан Рәйсә Әхтәмова республиканың 100 еллыгына багышланган шигырьләрен укып ишеттер­деләр.
Таһир Вилдановның да иҗа­ты гөрләп бара. Яңадан-яңа әсәр­­ләре район гәзите битлә­рендә басылып тора. Тагын бер китап өстендә эшли, димәк, китап туе да озак көттермәс, дип ышанасы килә.
Гомумән, иҗат кешеләре җыелган җирдә күңелле дә, рәхәт тә. Иҗат җимешләрен өләшүдән тыш, телебезне саклау, яшь буында телгә, илгә сөю тәр­бияләү буенча һәркем үз фикерен җиткерде, тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ни генә дисәң дә, иҗат – ул зур һәм җаваплы эш. Ул шигырь яки хикәя язу белән генә чикләнми, аларны киләчәк буынга тапшыру, башкаларны да әдәбиятка җәлеп итү, аларның иҗатларын халыкка чыгару бурычы да ята. “Илһам” әдәби түгәрәге бу эшчәнлеген килә­чәктә дә дәвам итәр, дип ышанасы килә. Әйткәндәй, киләсе очрашу 24 апрельдә 17.00 сәгатьтә Иске Муса авыл мәдәният йортында үтәчәк.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: