Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
23 апрель 2019, 17:15

Трико

Без, ирләр, чалбар эченнән җылы булсын өчен трико, үзебезчә әйтсәк ыштан, кияргә тырышабыз. Бигрәк тә кышкы салкын көннәрдә. Табиблар да, үзегезне саклагыз, суык тидермәгез дип, искәртеп кенә торалар.
Мин тиз генә өшеп барганга, ул трико дигәннең калынын алып кияргә тырышам. Сакланган белән сакланмаган бер түгел инде. Шуннан өшеп тә йөреп булмый.
Трико белеүегезчә, кибетләрдә бәясе матур гына, шуңа күпчелек базардан, үзбәкләрдән алырга туры килә. Алар белән сатулашып, бәясен дә бераз төшертеп була.
Көзге салкыннар башлангач, хатын белән базарга барып, яхшы гына ике трико алып кайттык. Бисмилла әйтеп берсен киеп тә алдым. Яңа яңа инде: җылы, рәхәт булып китте. Кич йоклаганда да салмыйм. Бер атна киеп рәхәтләнеп җылынып йөргәч, мунча ягып керергә булдык. Хатын мунчага беренче китте, мин гадәттәгечә ул чабынгач кына барам. Мин эссене яратмыйм, миллек белән чабынганым да юк. Хатын ярата инде, сәгатьләр буе ләүкәдә ятарга мөмкин.
Мунчага барып кергәндә хатын чабынып төшкән, чәчен юып утыра иде. Әкрен генә киемнәремне салып ләүкәгә менә башладым, бераз ятып тирләп алам шулай. Шулвакыт йөрәк өзгеч тавыш белән:
- Нәрсә булган ул? - дип хатын кычкырып җибәрде. Мин тиз генә аңа борылдым. Ул кулы белән миңа күрсәтә.
- Ник шул кадәр кычкырасың, әллә шәрә ир күргәнең юкмы? - дим ачуланып. – Котымны алдың бит.
- Күгәрә башлагансың бит, ярты гәүдәң зәп-зәңгәр, - ди, миңа күрсәтеп.
Ботларыма карасам, үзем куркып киттем: билдән түбән тәнем карачкыл зәңгәр төскә кергән. Ни сәбәптер, аякларымның оекбаш кигән өлеше генә үз төсендә калган. Нәрсә уйларга белми аптырашта калдым. Ботларымны тотып карыйм, болай тоя, хатынның кулыннан сабынлы мунчаласын тартып алдым да, ышкый башладым. Юк, үзгәрмәде, шул көе калды. Нәрсә булган? Баштан әллә нинди уйлар үтеп китте. Күгәрә башлавым яхшыга түгел икәнен бик яхшы аңлыйм. Мунча керү кайгысы китте. Кайчаннан бирле шулай әле, дип уйлый башладым. Яңа триконы кигәнче күгәрү күрмәдем, димәк, трико гына гаепле. Беркөнне балаларым минем янга килеп ручка белән рәсем төшереп йөриләр иде, пасталарын агыздылар микәнни? Шул тәнемә тарал­ганмы?
- Кайткач кирәкләрен бирәм, өр-яңа трикомны бозганнары өчен, - дим.
- Аларның ни гаебе бар, сәбәбе башкададыр, - ди хатыным, кулы белән ботларымны ышкып карап.
Триконы алып карадым, бер үзгәреш күрмәдем, ул ничек булган шул көе тора. Мунча керүнең яме китте, тиз-тиз юындым да өйгә ашыктым. Ишектән керү белән:
- Минем өскә нәрсә түктегез, тәнем зәп-зәңгәр, - дим балаларга ачулы тавыш белән кычкырып җибәрдем.
- Нәрсә булды, әти? - ди олы кызым.
- Нәрсә булсын, ботларым күгәргән, - дим, ачуымны баса алмый.
Бәләкәчем:
- Әти, күрсәт әле, - дип яныма килеп басты.
Трикомны астан күтәреп күрсәткәч, олы кызым көлеп җибәрде.
Беркөнне әни Коръән ашында әбиләргә кулъяулык тараткач, Рәсимә әби шуның белән тирләгән битен сөрткән иде, бите карайды да куйды. Шуннан әби-апалар: үзбәк әйбере шундый инде, буяуы чыга да тора, дип сөйләнделәр шул, - диде.
Кызымның шушы сүзеннән соң, бүлмәмә кереп трикомны салып ташладым да, чалбар киеп алдым. Хатын кайткач:
- Трикомны юып бир әле, - дидем.
Шулчак хатынның да башына барып җитте.
Триконы порошоклы су белән биш мәртәбә югач кына, су тазара башлады.
Базардан нәрсә алсагыз да, юмыйча кия күрмәгез, минем көнгә калуыгыз ихтимал.
Риф Йөзлекбаев.
Яңа Кыешкы авылы.
Читайте нас: