Безнең бик әйбәт күршеләребез бар. Хисам бабай белән Гөлбикә әби. Бабай бик шаян кеше, үпкәләү, ачулануның нәрсә икәнен дә белми. Ни генә булса да, гел бергәбез: авырлык килсә дә, бәйрәмнәрдә дә.
Беренче апрель көнне кемне алдарга икән дип йөредем-йөредем дә, шул күршеләремне алдарга булдым. Бик оят булса да, аларны ягылмаган мунчага чакырдым.
- Керәбез, килен, керәбез. Нишләп кермәскә, беренче апрель мунчасы бит ул, - дип сөйләнеп калды. Ә мин тизрәк чыгып китү юлын карадым. Бераздан, чынлап та, алмаш киемнәрен күтәреп, миллек тотып, әби белән бабай мунчага киттеләр. Мин тиз генә чәй куйдым. Әй, оят, ләкин эш үтте – ышанып киттеләр бит суык мунчага! Байтак кына тордылар. Менә бер вакыт “ах” та “ух” килеп кайтып керделәр. Битләрен әллә помада сөртеп кызартканнар, чәчләрен юешләгәннәр. Чынлап та мунча кергән кешегә охшаганнар. Бабай ишектән керү белән:
- Вәт шәп булды, суык мунча димәссең дә. Кая, килен, эссе генә чәең бармы? Тамак кибеп китте бит әле, - дип сөйләнә-сөйләнә арыган кыяфәттә лап итеп урындыкка килеп утырды. Ә әби елмаеп, шым гына тора. Үземнең юньсезлегемне ничек тә юарга тырышам. Башымны юләргә салып:
- Мунча әйбәт, бабай, хәзер чәй эчкәч үзебез дә барабыз, - дигән булам.
Тизрәк табын әзерләп, әби белән бабайга чәй ясап бирдем. Бабайның “капкалый” торган гадәтен белгәч, бер чәки дә чыгардым. Аллага шөкер, үпкәләү-нитү дигән нәрсә булмады. Беренче апрель икәнен искә төшереп, көлешә-көлешә чәй эчтек тә, күршеләрем кайтып киттеләр. Әйтәм бит: әби белән бабай бик әйбәт кешеләр.
Атна-ун көн үттеме икән, әбиләрнең оныкасы кереп, мине угыз коймагы белән чәй эчәргә чакырды. Мунча өчен оялу әле бетмәсә дә, әбигә -яулык, бабайга бүләккә түбәтәй тотып, кереп киттем. Керсәм: әби белән бабай гырлап йоклап яталар. Оныкалары өйдә юк. Шым гына чыгып китим дигән идем, әби уянды да, сикереп торып чәйнүккә ябышты. Билгеле, мине чыгармадылар. Чәй кайнауга бабай да торып утырды. Өстәлдә ни бар, шуның белән кызыклар сөйли-сөйли чәй эчтек. Ә сыер әле бозауламаган, җилен башлаган гына икән.