Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
31 Май 2019, 14:00

Мәхәббәт көче

Мәхәббәтнең авырган вакытта терелтү көченә ия булуын берәйсе сөйләсә ышанмас идем, тагын нәрсә уйлап чыгардың инде дип, сүзенә игътибар да итмәс идем. Үз башымнан кичергәч, фикерем үзгәрде. Мәхәббәт ул кешенең күңелен генә үстерми икән, кайбер чирләрдән терелтү көченә дә ия икән.

Мәхәббәтнең авырган вакытта терелтү көченә ия булуын берәйсе сөйләсә ышанмас идем, тагын нәрсә уйлап чыгардың инде дип, сүзенә игътибар да итмәс идем. Үз башымнан кичергәч, фикерем үзгәрде. Мәхәббәт ул кешенең күңелен генә үстерми икән, кайбер чирләрдән терелтү көченә дә ия икән.
Егет чагым иде, нык итеп суык тиде, төчкерәм, ютәллим, җитмәсә, күздән, борыннан да ага. Эчмәгән дару калмады, халык медицинасын да кулланып карадым, файдасы гына тимәде. Шулай өйдә тыныч кына чирләп ятарга иде исәп, еракта яшәгән апам телеграмма суккан: тиз генә килеп җит, эш табылды, дип. Эш эзләргә кушкан идем шул. Чирләп торгач, ерак юлга чыгасым килми. Әни телеграмманы укыгач, чирләп ятканымны белсә дә:
- Улым, барырга тырыш инде, эшкә башка кешене алып куюлары бар, шунда дәваханәгә күренерсең, ни дисәң дә, шәһәр шәһәр булыр әле, - дигәч, барырга уйладым.
Документларымны, юлда эчәргә даруларымны алдым да, төшке автобус белән Уфага киттем. Апа Уфада түгел, Куйбышев шәһәрендә яши, поезд белән тагын сигез сәгать барасы бар. Вокзалда билет алдым да поезд көтәм. Ярый анысы озак көттер­мәде. Билетта күрсәтелгән вагонга кердем дә, үземнең купены эзләп таптым. Барасым ерак булгач, купеле вагонга билет алган идем. Ичмасам, ятып хәл алып барырмын, дип уйладым. Башым авырта башлады. Кесәдәге ике кулъяулык юешләнеп бетте. Миннән башка купедә бер ир белән бер хатын да бар, алар алдында оят, аптырап урыныма сузылып яттым. Бераз тынычлангандай иттем.
Поезд кузгалып китте. Вагонның теке-теке иткән тавышын тыңлап килеп йокымсырап киткәнмен. Күпме барганбыздыр, поезд туктады. Ир белән хатын әйберләрен күтәреп чыгу ягына киттеләр. Нинди станция икәне белән кызыксынмадым, миңа барасы да барасы. Минем яндагылар чыгып киткәч, рәхәтләнеп борынымны сеңгереп алдым (алар алдында кыймый ята идем). Берсе дә кермәсә ярар иде дип уйлап куюым булды, зур гына сумка тотып, бер кыз килеп керде.
Мине күргәч:
- Исәнмесез, - дип русча исәнлек кушты. Мин дә аңа исәнлек бирдем. Минем каршыдагы урындыкны күтәреп сумкасын куйды, өстендәге плащын салып элде, башлыгын салып чәчләрен таратып җибәрде дә утырып тәрәзәдән тышка карады. Кемнәргәдер кул болгады. Поезд кузгалып киткәч тә башын тәрәзәгә тидереп озатучыларына елмайды. Кемнәр озата икән дип беләсем килсә дә, урыннан тормадым. Ничек ятканмын шулай ята бирдем.
Үзе күрмәгәндә генә кызга карап алам. Чәчләре сары булгач, рус кызыдыр инде дип күңелемне тынычландырдым. Миңа башка милләттән ки­рәкми, үз милләтемә генә өйләнәчәкмен.
Поезд тагын кузгалып китте, безнең янга башка керүче булмады. Кыз кыенсынмасын дип аңа артымны куеп яттым. Борынымны сеңгереп алдым. Күпмедер баргач, болай ятып килешмәс дип, аңа таба борылдым. Кыз китап укып утыра иде. Китабына күз салдым, аның кулында Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” китабы иде. Башымнан яшен тизлегедәй: бу безнең милләт кызы, дигән уй үтте. Ул китапның бик популяр чагы, мин күптән укып чыккан идем инде.
- Китап яхшымы? - дип сорап куйдым. Кыз кайдан тавыш килә дигәндәй тирә-ягына каранып алды да, китабыннан күзен алып, син дә бар мени дигәндәй бераз миңа карап торды. Шуннан:
- Яхшы, ошый, - диде, минем телем ачылганга сөенгәндәй итеп. Сүзең беттеме дигәндәй миңа зур күзләре белән тагын карап алды да китапка төбәлде.
Яткан җиремнән торып утырдым.
- Мин бу китапны күптән укып чыктым, - дидем үземнең укыганымны белдереп.
- Сезнең фикер нинди? - диде китаптан күзен алмый гына кыз.
- Ошады, - дип әйтеп тә бетерә алмадым, төчкертеп җибәрде, күздән яшь бәреп чыкты. Кыз алдында уңайсызланып коридорга чыктым. Бәдрәфкә барып бераз тазарынып алгач, купема кердем.
- Бераз суык тигән иде, гафу итегез инде, - дидем, ни өчен акланганымны да аңламый.
- Көз бит, табигатьнең үзгәргән чагы, - диде кыз бер гаҗәпләнми. – Шушы вакытта суык тисә озакка сузыла.
- Шулай икән шул.
Купега кыз кеше килеп кергәнгә сөенсәм дә, мыш-мыш килеп утыруыма ачуым килә. Кызга чирем йокмасын дип аңардан ераграк утырдым, кулъяулыгым белән авызымны томалап кына сөйләшәм.
- Минем исемем Марат, ә сезнеке?
- Мин Раушания.
- Исемегез матур, аның җыры да бар, - дидем.
- Авылда егетләр шаяртып Раушаниям -бәгьрем дип йөриләр.
Кызның сөйләшүдән баш тартмаганын белеп, аның кайсы районнан, кайсы авылдан, хәтта гаилә хәле турында да сорадым. Ул да минем кебек шул ук шәһәргә абыйларына китеп бара икән. Монсын ишеткәч, сөендем: вакыт үткәреп барыр өчен бик яхшы булачак.
Укыган китаплар, караган кинолар турында сөйләшеп алдык. Раушанияның китапларны күп укуы, нәрсә турында сөйләшеп китсәк тә, ул өлкәдә хәбәрдәр булуы беленде. Шулай, сөйләшә-сөйләшә бара торгач, кыз миңа ошый башлады. Борынымнан, күздән агу тукталгандай булды, төчкерүне дә оныттым. Ныклап танышып, бер-беребез турында яхшы гына белеп алгач, кызны вагондагы рес­торанга чакырдым. Аны белмим, минем үтереп ашыйсым килә башлады. Үзем белән ашарга алмаганыма үкенеп куйдым. Кыз башта:
- Килешми, мин бармыйм, бар үзең генә, - дисә дә, ныклап үтенгәч, риза булды.
- Документ, акчаларыңны калдырма, үзең белән ал, белеп булмый, - дип өстәдем.
Ресторанда бераз капкалап, чәй эчеп алгач, мин үземне бөтенләй яхшы тоя башладым. Кызык сүзләр сөйләп көлешеп тә алдык. Купегә килеп кергәндә мин чирләгәнемне онытып та җибәргән идем. Раушанияның матурлыгы, итагатьлелеге, ачыклыгы минем йөрәгемне биләде дә алды. Моңа чаклы очраткан кызларга караганда ул күңелемә ныграк керә барды. Уңаен туры китереп егете бармы-юкмы икәнен дә сораштым. Юк та, бар да дип әйтмәде. Иң мөһиме, миңа аның белән сөйләшеп баруы рәхәт иде.
Кондуктор купеның ишеген ачып, азакламый безгә төшәргә кирәген искәртеп китте.
- Раушания, рәхмәт сиңа! Сүземне әйтеп бетерә алмадым ул:
- Ни өчен? - диде.
- Беренчедән - синең белән вакытның узганын да сизми калдым, икенчедән – мин терелдем, күрмисеңмени: төчкермим дә, күздән дә акмый.
- Мин шат синең өчен, - диде дә плащын алып кия башлады. Мин түзмәдем кочаклап алдым да битеннән үптем. Кыз минем бу кыланышыма гаҗәпләнгән кебек булса да, йөзенә елмаю чыкты.
- Мин сине ошаттым... Кайтканда да бергә кайтыйк, абыеңның адресын бир әле, - дидем. Ул бер икеләнми сумкасыннан кәгазь белән ручка алып язып бирде.
- Мин өч көннән кайтырга чыгам...
Вагоннан Раушанияның сумкасын күтәрешеп төштем дә вокзалга кереп поездның Уфага сәгать ничәдә китүен белештек. Бергә кайтырга сүз бирешеп саубуллаштык. Аны абыйсы машина белән каршы алырга килгән иде. Мин апаларга киттем.
Өч көннән соң, сөйләшкәнчә, вокзалда очраштык. Бер вагонга билет алып, үзебезнең Башкортстаныбызга кайттык.
Кырык биш ел инде Раушания белән тату гына яшәп гомер уздырабыз. Өч бала тәрбияләп үстердек. Икәүдән-икәү калганда диванга утырабыз да, беренче очрашкан көнебезне искә алабыз. Шул вакыттан алып суык тиеп төчкереп йөре­гәнемне хәтерлә­мим, Раушаниягә булган сөю, мәхәббәт мәңгелеккә мине ул чирдән коткарды шикелле.
Риф ЙӨЗЛЕКБАЕВ.
Яңа Кыешкы авылы.
Фото: https://yandex.ru/images/search?text=любовҗ%20в%20поезде&pos=536&p=9&img_url=https%3A%2F%2Fimg1.liveinternet.ru%2Fimages%2Fattach%2Fd%2F1%2F131%2F100%2F131100743_101.jpg&rpt=simage
Читайте нас: