Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
3 март 2021, 21:05

Башкортстан Башлыгы гранты ярдәмендә музейда Роберт Миңнуллин экспозициясе барлыкка киләчәк

2021 елга Башкортстан Башлыгының мәдәният һем сәнгать эшлеклеләренә грантлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.

Грант алучы проектлар арасында - күренекле шагыйрь һәм иҗтимагый-сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабич музеен үстерү, Әдәби музейда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин экспозициясен ясау.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнгән, алар 150шәр мең сум акча алачак.
Грантлар Башкортстан Милли музее буенча виртуаль тур ясау, Нур Даутовның Корней Чуковский әсәре нигезендә «Тараканище» балалар операсын кую, М. Нестеров исемендәге Башкорт музееның «Русия рәссамнары һәм скульпторлары иҗатында Салават Юлаев турында истәлекләр» күргәзмә проекты, Чиләбе өлкәсендә башкорт киносы күрсәтү һәм башка проектлар өчен юнәлтеләчәк.
Шулай ук 420шәр мең сум алачак биш җиңүче билгеләнгән. Грантлар ярдәмендә «Укучының мәдәни көндәлеге», «Балалар өчен музыкаль басма моделе», «Республика Гимнын җырлыйбыз!», «Башкорт теле: яңа караш», Байрас Абдуллин әсәрләре җыентыгы иҗади белем бирү проектлары тормышка ашырылачак.
Читайте нас: