Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
5 март 2021, 18:25

Бәхетсез фамилия (юмореска)

Һәркемгә үз фамилиясе бәхет китерә, дисәләр дә, мин ул нәрсәне күргән булмады. Нишлисең инде, үзең шундый булгач, кем әйтмешли, көзгегә үпкәләп булмый. Ни өчен дисезме? Чөнки кайда гына барсам да, үземнән алда фамилиям кычкырып тора.

Әйтик, мәктәптә укыганда да журналда иң беренче минем фамилиям булды, эш хакы алганда да, гел мин алдан алдым. Ә инде үземә килгәндә, киресенчә, хатын әйтмешли, начар ат шикелле гел арттан сөйрәлеп йөрим. Аю кадәр дәү булмасам да, фамилиям Аюханов булгач, һәрвакыт:
- Әнә, Аю килә, Аюдан сорагыз, - дип бармак төртеп күрсәтәләр иде. Моны күреп, чит кешеләр:
- Кая, кая, чынлап та аю килә микән әллә? - дип тирә-якны караштырып алалар һәм минем куян хәтле генә гәүдәмне күреп, көлеп куялар.
“Аю” дип әйтә торгач, үземә дә аю белән очрашкан кебек булып киткән вакытлар турында сөйләп үтәсем килә. “Дусың булгач, үзеңнән яхшы булсын” дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Ә менә минем дустымның фамилиясе минекеннән дә яманрак булып чыкты – Боланбаев. Анда “баев” кушымчасы булса да, бер җире дә байныкына охшамаган, хәтта йортында бер кочак утыны да юк. Шулай, бу бер көнне миңа килгән.
- Әйдә, урманга барып утын кисеп килик әле, утын беткән, - ди. Мин иренеп кенә җилкәмне тырнадым да, бармаячагым турында әйтергә дип авыз ачкан идем, дустым:
- Төп саен бер ярты куям, - дигәч, ризалашмыйча булдыра алмадым.
Урманга барып, бер-ике агачны егып арбага салган идек, агачлар арасыннан мылтыгын аскан урманчы килеп чыкты. Без ни, плнега төшкән шикелле, кулларны өскә күтәреп, эштән шып туктадык та, тегенең боерыгына буйсынып, каршысына килеп бастык. Ул безнең киселгән агачларны исәпләде дә, сумкасыннан ак кәгазь бите алып, протокол төзи башлады. Кайчан, күпме, нинди агач кискәнлекне язгач, кулындагы каләме белән безгә атарга җыенгандай төбәп:
- Как фамилия? – дип сорады. Мин шул ук секундта аның күзләренә туп-туры карап:
- Медведев! - дигәнемне сизми дә калдым. Аннан соң иптәшемә бүредәй күзләре белән карап:
- Твоя? – дип соравы булды, ул ык-мык килеп торганда:
- Его фамилия Лосев, - дип кычкырдым. Урманчы икебезгә дә күзләрен шардай итеп акайтып бераз карап торды да:
- Крещеные татары что ли? – дип сорап куйды.
- Әйе, әйе, иван Грозный безне чукындырган, - дип мин ябалак шикелле “канат” кактым. Иптәшем нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде:
- Күрәсеңме мылтыгын, хәзер икебезне дә әнә тегендәге каенга терәп ата, авызыңны да ачасы булма, - дидем.
Бу урман начальнигы язды-язды да, безгә имза куярга кушкач, калтырана-калтырана рус фамилиясенең баш хәрефләрен генә сызарлык хәл таптык. Теге кәгазьләрен бөгәрләп сумкасына салгач, үз юлы белән китеп барды. Ә без аударган агачларны кискәләп арбага салдык та, кояш баеганчы кайтып җитү исәбе белән, авыл ягына шылдык. Әлбәттә, бу хәл турында беркемгә дә дәшмәскә сүз куештык.
Бер-ике атна йорттан чыгып та карамадык. Бер көнне койма аша башны күтәреп карасам, безгә таба почтальон килә.
- Я, Ходай, бетте баш, бу безгә штраф кәгазьләрен китерәдер инде, - дигән уй баштан ут тизлеге белән үтте һәм бу, чынлап та, шулай булып чыкты.
- Абзый, сез бу авылда күптәннән яшисезме? – дип сорагач, мин телсез кеше шикеллле, ымлап кына башымны кактым.
- Медведев һәм Лосев дигән кешеләрне бер атна эзләп йөрим инде, кайда яшиләр икән алар? – дип төпченә башлады бу. Мин югалып калмадым:
- Аларның үлгәненә берничә ел буладыр инде, - дип почтальонны кире борып җибәрдем. Шул вакыттан бирле урманга барудан бүредән курыккандай куркам. Я, чынлап та, теге урманчы килеп чыгар да, аю урынына мине атып куяр...
Таһир Вилданов.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: