Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
11 март 2021, 17:15

Матурлыкны күрә белергә кирәк

Ә менә якташыбыз Гүзәлия Гыйззәтуллина бу матурлыкны күреп кенә калмый, аны хисләргә баетып сурәтләп тә бирә.

Кыш
Кыл иләктән Кыш әби
Тырышып та кар или.
Уңганлыгы күренеп тора:
Салып куйган “кар-ипи”.
Көмеш челтәр энәсен
Уйнатты да кулында.
Ап-ак шәлен ябып куйды
Агачларның иңенә.
“Бүлмим байга, хәерчегә,
Тигезлимен һәммәсен”.
Ябып куйды кар белән
Барлык өйләр түбәсен.
Өеп куйды биек таулар,
Куансын дип балалар.
Ап-ак юрган ябындырды,
Йокласын дип далалар.
“Кешеләргә теләгем шул:
Көлеп торсын күзләре.
Бәхетләре ап-ак булсын,
Пакъ булсын күңелләре!”

Өмет

Пәрдәләрне ачып тәрәзәдән
Килде бүген язны күрәсем.
Умырзая гөлен иркәләп,
Таҗларыннан килде үбәсем.
Ишетәсем килде кошлар моңын,
Гөрләвекләр шаулап агуын,
Торналарның шатлык җырын,
Бөреләрнең күзен ачуын.
Җирем битен юсын, яшәрсен,
Яусын, әйдә, ләйсән яңгыры.
Үз парларын тапсын һәммәсе,
Йөремәсен ялгыз каңгырып.
Яшкелт-кара сыерчыклар
Өздерсеннәр сагыну җырларын.
Мактасын, зурлап, сабан тургае
Туып-үскән газиз җирләрен.
Чук алкасын таксын каеннар,
Хуш исеннән исерик шомыртның.
Оныкларым булсын сау-сәламәт -
Алар яме минем тормышның...
Пәрдәләрне ачтым, тәрәзәдән
Килә, диеп, язны күрәсем...
Күзен кысты кар бөртеге -
Сабыр ит, ди миңа күрәсең.
Гүзәлия Гыйззәтуллина.
Иске Акташ авылы.
Читайте нас: