Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
12 март 2021, 09:38

Гомер бәйрәмнәрен күңелле үткәрик!

Хәзер күпләребез гомер бәйрәмнәрен истә калырлык итеп туганнар һәм дуслар белән үткәрергә тырышабыз. Бу бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә үткәрүдә тамадаларның роле бик зур.

Күп еллар үткәч тә җылы тәэс­сорат­лар белән елмаеп искә алырлык бәйрәмнәргә еш кына шаһит булырга туры киләме? Дөресен әйткәндә, еш түгел. Күңелле, шул ук вакытта күңелнең нечкә кылларын тибрәндерерлек бәйрәмнәр үткәрү өчен тамадалардан зур осталык таләп ителә. Әйе, алар хәзер бик күп, ләкин чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булган алып баручылар кирәк.
Соңгы арада Юлия һәм Салават Әюповлар үткәргән тамашаларны мактауларын еш ишетәм. Кайбер тамадалар артык кыланып, кунакларны биздереп бетәләр. Ә Әюповларлар алып барган чараларда тыныч та, күңелле дә мохит, алып баручының шаян телле булуы кунакларга бик ошый.
Салават Фатыйх улы Әюповның исеме күпләргә таныш. Менә 10 елдан артык инде ул район Мәдәният сараенда эшли. Бу өлкәдә җитәрлек тәҗрибә туплап өлгергән кеше буларак, аңа тамашалар алып баруы, кешеләр белән уртак тел табуы авырлык тудырмый.
- Аллага шөкер, үткәргән тамашалардан халык канәгать кала. Кешеләрдән рәхмәт сүзләрен ишетү безне тагы да ныграк дәртләндерә. Тере вокал, җанлы аралашу, шаян телле, күңелле уеннар белән тамашалар бер тында үтеп китә. Әдәпсез уеннар үткәрү яклы түгелбез. Шулай ук кунакларга төрле костюмнар кидерүне дә хупламыйм. Кеше кунакка ял итү өчен килә, икенчедән, аларның барсы да вакытны ала, ә ресторан-кафеларда вакыт чикле. Тамашаларны шоуга әйләндермичә, халыкчан итеп үткәрү яклымын, - ди Салават Фатыйх улы.
Әйткәндәй, кайбер алып баручылар үзләре җырламаганга күрә, җырчыларны һәм биючеләрне аерым чакырырга туры килә. Салават Фатыйх улы үзе алып баручы һәм җырчы булса, тормыш иптәше Юлия диджей пульты артында утыра, шулай ук бәйрәмнәрне төрле биюләре белән бизи. Юлия Ирек кызы - “Байыҡ-2013” республика телевизион конкурсы биючесе. Әюповлар бай программалы тамашаларын башкорт, татар, рус теллә­рендә алып бара. Тәүдә клиент белән оч­рашып, программа, аның барлык нечкәлекләре турында уртага салып җентекләп сөйләшү мөһим, - ди Салават. Уеннарны, хәтта дискотекада яңгы­раячак җырларны клиент белән бергәләп сайлау яхшырак.
Клиентларның теләге буенча төрле йолаларны башкарырга да мөмкин. Мәсәлән, туйларда сандык сату, килен, кияү сөю кебек йолаларны үткүрүне сораучылар да бар. Соңгы арада аек туйлар, никахларны кафеларда үткәрү модага кереп китте. Аларны оештыру буенча да тәҗрибәләре бар Әюповларның. Моннан тыш, никахларны күчмә теркәү буенча да аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Туй-юбилейларны үткәрү – бик җаваплы эш, әмма ихлас күңелдән башкарсаң, кыенлыгын тоймыйбыз, - ди Юлия һәм Салават Әюповлар.
Әйе, элек туйларны, кунакларны баш­лы­ча актив, җыр-моңга маһир туган­нарның берсе алып барган. Ләкин хәзер заман башка, заң башка, кеше кунакларын сыйлап, түрдә генә утырту яклы. Ә барлык оештыру, кунакларның күңелен ачу эшен тамадалар булганда һәр гомер бәйрәмен онытылмаслык итеп үткәрергә мөмкин.
Ниндидер тантана якынлаша икән, 8-937-308-91-67 телефон саннары буенча Салават Фатыйх улы Әюповка шалтыратып, үзегезне кызыксындырган барлык сорауларны бирә аласыз.
Эльнара ШӘЙМӘРДӘНОВА.
Реклама хокукында.
Читайте нас: