Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
14 март 2021, 21:05

Язсылу белән Кар малае

Нәврүз җиле инде күптән, Кояш белән ярыша- ярыша, җиргә ятып кар ялый. Елгадагы боз өсләрен дә көзгедәй ялтыратып куйды. Боз-көзге астында кыш буе йокымсырап талгын гына аккан агымсу да, Җилнең шаяртуына уянды, көч алды. “Ни эшләп һаман йоклап ятам соң әле мин?” дигәндәй, бар көчен җыеп, боз-богауны шартлатып өзде.

Шашынып, кабаланып боз кисәкләрен ерак диңгезгә куды. Ә Җил үз эшенә куана бирде. Анда-монда кара җир күренде. Җилнең тырышлыгын күреп, Кояш та көннән-көн кайнарлана барды, кара җирне җылытты. Кояш җылысын тоеп, кар мендәрен туздырып , умырзаялар күзләрен ачты. Аларның таҗлары эчендә йокыга талган Язсылу да уянды. Озын керфекләрен ачып, коңгырт күзләре белән тирә-якны байкап чыкты. Яшел җирлеккә ак чәчкәләр төшкән күлмәген киде. Күзләредәй коңгырт чәчләрен тарап, ак умырзаялардан такыя үрде. Һай, аның сылулыгы! Бер караудан гашыйк булырлык. Бәхетләрең генә булсын, Яз кызы! Үзе тудырган Язсылуның матурлыгыннан Кояш көнләшеп тә куйды, бугай.
Ә моннан берничә ай элек...
Яңа ел бәйрәмнәреннән соң моңсуланып, күңелсезләнеп калган җир йөзенә Бөек Көч кодрәте белән яңа ел карларыннан Кар малае дөньяга килде. Күзләре - күкләрнең зәңгәрлеген үзенә сеңдергән зәңгәр төймәләрдән, иреннәре - җәй сулышын җыеп пешкән чияләрдән. И-и-и! Никадәрле шатлык китерде ул тирә-юньдәгеләргә! Кар малаен күргән һәркем:” Җаны гына юк! Чынясау!” - дип сокланып үтә иде.
Ни эшләп булмасын җаны! Бар! Бар аның җаны! Төннең кара пәрдәләре җир йөзен каплагач, Карсылу апасы белән уйный, шаяра иде алар. Йолдызларның серле җемелдәвен күзәтте, сихри ай нурларында коенды, апасының җир кешеләренең тормышы турында сөйләвен тыңлады, аның шигырьләре белән илһамланып яшәде. Кардан әвәләнгән булса да, малайның кешеләрнеке кебек кайнар йөрәге бар. Һәм ул тормышка, сөю-сөелүгә ачык иде. Үз мәхәббәтен көтеп яшәде. “Очратырмын сөйгәнемне, бар ул! Яши ул”, дип өметләнде.
Шулай булды да! Язсылуны беренче күрүдә үк яратты ул! Иңнәренә канат кунды. Моңлы сазын уйнады, нечкә кыллардан моң түгелде. Моңача беркайчан ишетелмәгән моң бар галәмне биләп алды. Бу моң ике яшь йөрәкне гена түгел - бар табигатьне сөю диңгезендә йөзәргә мәҗбүр итә иде. Сүз белән генә аңлатып бирә алмаслык бу сихри моң тәэсирендә бар галәм, хәтта җил дә тынып кала:
Минем өчен генә
Син тугансың икән.
Гомерлек сөюем
Син булырсың, иркәм!
Әллә ни дисеннәр,
Яратам мин сине,
Бердән-бер сөекле
Ярым бит син минең.
Кар малаеның зәңгәр төймә күзләре, “мине генә үп!” дип торган кайнар иреннәре, балкып, елмаеп торган йөзе Язсылуның тәмам хушын алды.
Кичке салкыннар төшкәч, төннәрен генә очраша ала иде алар. Җил дә бу ике яшь йөрәккә комачауламас өчен тынып кала. Серләшеп, сөйләшеп сүзләре бетми. Кар малае йолдызларның иң яктысын мәрҗән итеп сөйгәненә бүләк итте. Мәңге бергә булырга сүз куештылар.
Язсылуның көннән-көн яктыра, матурлана баруын күреп Кояш барын да аңлады. Ничәмә миллион еллар балкып яшәп һаман сөю хисен татып карамаган Кояшның ачуы кабарды. Ничек тә бу ике яшь йөрәкне аерырга, мәхәббәтләрен тартып алырга кирәк!
Шашынып-ярсуланып кайнар нурларын сипте: Кар малае көннән-көн кипте, алсу йөзләр агарып калды, җиләктәй иреннәр төсен югалтты. Тик күзләр, күзләр генә фирүзәдәй балкый иде. Кичке салкыннар да Кар малаен саклый алмады. Язсылу белән мәңгегә аерылашуларын да аңлый иде, күрәсең. Тик йөрәк кенә моны кабул итмәде. Соңгы көчен җыеп Кар малае Язсылуын кочагына алып өч көн, өч төн кар бураннары очырды. Сөюенең соңгы тамчысына кадәр Язсылуына бүләк итте. (ул акман-токман бураннары булып кешеләр хәтерендә калыр). Күз ачкысыз бураннар шавында Кар малаеның үзәк өзгеч моңы таралды:
Бәхетем син минең
Сүнмә син, тынма син.
Өметем син минем
Тынма син, җырла син.
Ут булып янырмын,
Тамчыдай тамармын,
Җәйгордай балкырмын,
Мин сине табармын-
Ут булып...
Җыр булып кайтырмын...
Кояшны бу чыгарыннан чыгарды. Эреп юкка чыгарга тора, ә ул - Ут булырга тырыша! Юк! Моңа юл кую юк!..
Көн яктысында башкаралмаган эшен ул төнлә башкарды. Кайнар нурларын чүп тә үсмәгән туклыксыз бер өем туфрак эчендә яшереп калдырды. Йолдызсыз, айсыз кара төн иде. Кайнар нур-хәнҗәре белән Кар малаеның йөрәген өтте, гомерен алды.
Ә Җил, шаян Җил йомшак болытларны кунакка җыйды. Язсылу, Кар малае белән таныштыру өчен бар галәмнең болытларын алып килде. (Менә ни өчен ай - йолдызлар күренмәгән икән).
Таң атты... Җил сазында уйнады. Тик Кар малае күренмәде. Ялан уртасында түгәрәк күләвек кенә фирүзәдәй ялтырап ята иде. Җил барын да аңлады... И, үкенде, и, үкенде ул! Яман күзләрдән курчалап, саклап йөрткән бу ике гашыйкны яклый алмаганына ачынып исеп куйды: Язсылу нишләр, дип үрсәләнеп елады.
Ә Кояш зур батырлык эшләгәндәй горур кыяфәттә һаман югарыга күтәрелде. Масаеп көлә-көлә нурларын сипте: җиңдем, саф сөюне җиңдем!
Тик ялгышты Кояш!..
Кар малае күзләредәй зәңгәр күк йөзенә күтәрелде. Болытлар аны үз кочагына алды. Ләйсән яңгыр булып Җиргә яуды. Җир йөзен тере чәчәкләргә күмде. Язсылуның чәчләренә көмеш тамчылар булып яуды, янар чәчәкләр булып үрелде..
Шулчак Кояш тирән көрсенеп куйды. Дөрес эшләдемме!?.
Ә Кар малаеның мәхәббәте җиргә ләйсән яңгыр булып яуды да яуды. Кешеләр сөенешеп күккә бактылар - зәңгәр күктә Кар малаеның сөю ялкыны Салават күпере булып күк йөзен ялмап алды.
Ә Язсылу...Ул гомере буе Кар малаен сагынып яши! Көтә... Тагы күпме еллар үтәр, билгесез. Беләм! Яңа елдан соң барлыкка килгән моңсулыкны басар өчен Бөек Көч өр-яңадан Кар малаен хасил итәр. Тик ул Язсылуның мәхәббәтен яулый алырмы?
Яулый алырмы?...
Гүзәлия Гыйззәтуллина-Хәйбрахманова.
Раевка авылы.
Фото: puzzleit.ru
https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/715735.
Читайте нас: