Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
16 март 2021, 14:27

“Ат уйнатып алдан бара”

Пандемия белән бәйле озак тәнәфестән соң, Русия театрлары үз эшләрен башлап җибәрде. 17 мартта М.Гафури исемендәге башкорт академия драма театры Кырмыскалы районы тамашачыларын генерал Миңлегали Шәйморатов һәм Җиңү хакына гомерләрен биргән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлы кавалеристлары истәлегенә багышланган “Ат уйнатып алдан бара” дигән яңа тарихи премьера белән куандырырга әзерләнә.

Сценарийның авторы – Зөһрә Буракаева, куючы режиссеры – Хөрмәтулла Үтәшев, рәссамы - Альберт Нестеров, хореографы – Рәис Низаметдинов, музыкаль яктан Урал Иделбаев бизәде, консультант – тарихчы Салават Хәмидуллин. Проектның художество җи­тәкчесе – Айрат Әбүшахманов.
Башкортстанда генерал Миңлегали Шәйморатов һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең данлыклы кавалеристларын белмәгән кеше юктыр ул. 2020 елның 30 мартында генерал Миңлегали Шәй­моратов үлгәннән соң илебез президенты Владимир Путин­ның указы белән Русия Герое йолдызы белән бүләкләнде. Бу исем бирелгәнче үк ул Баш­кор­тстанның халык каһарманы иде инде ул. Генерал Шәйморатов җитәкчелек иткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе иң авыр сугыш елларында фашистлар өчен зур куркыныч тудыра. Шәйморатов үз иленең чын патриоты, Ватанына тугры хез­мәт иткән кешесе була. Аның исеме намус һәм батырлык символына әверелде. Башкорт ка­валерист­ларының чы­дамлы­лыгы һәм батырлыгы турында риваятьләр дә йөрегән. Дивизия командиры яугирләрен шәхси үрнәгендә тәрбияләүче коман­дирларның берсе була. Алдына бурыч куелган икән, полковник Шәй­моратов гомерен аямыйча аны үтәргә ашыккан.
Төп рольләрдә - Артур Кә­биров (Шәйморатов ролендә), Сара Буранбаева (Шәйморатов­ның ән­и­се), Зиләрә Юлтаева (Бә­дәр Йосыпова), Ринат Баймурзин (Таһир Кусимов), Азат Вәлитов (эскадрон командиры), Айдар Шәмсетдинов (эскадрон командиры), Фиргать Гарипов (генерал Борисов), Руслан Хәй­саров (Константин Симонов), Әхәт Хөсәенов (аксакал), Сә­­­­гый­­­дулла Байегетов (курайчы Ху­җиәх­мәт), Лилия Галина (Га­лия), Фәнис Рәхмәтов (Сөләй­ман), Илдар Гомәров (Сәй­­­­фул­ла), Айнур Ситдыйков, кү­мәк сценкаларда театр артистлары катнаша.
“Ат уйнатып алдан бара” (русча вариантын “Потомки Салавата не отступят!” дип атадык) дигән театрлаштырылган тама­ша республиканың Милли һәм хәрби-тарихи музейлары, А.Аб­д­разаков исемендәге “Башкортстан” архив һәм киностудия эш­ләре идарәсе фон­­­д­­ын­да­гы документаль чыганакларга ни­зезләнде. Документаль мәгъ­лү­матлар ха­лык җыр­лары, сугыш чоры шигырь­ләре, биюләре, фольклоры бе­лән үрелеп, яңа сәнгать фор­маты тудыра – театраль Шәйморатов та шулай туа.
Әминә Рәсимова.
Читайте нас: