Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
23 март 2021, 11:45

Күршеләр

Башкаладан төпкелдә яткан авылларга да кара хәбәр килеп җитте: карантин!

Өч урамлык Миләш авылының өйләре, капкалары йозакка ябылды. Әлбәттә, сабыр, акыллы авыл картлары хәлне ичек бар, шулай кабул итеп, бисмиллада яшәүдә булдылар. Бу коточкыч афәт хәбәре килеп, авылның олы капкасы да бикләнгәч, болай да мескенлеккә йөз тоткан авыл бөтенләй моңаеп калды. Ара-тирә кычкырып куйган әтәчләр генә авылга җанлылык бирде дә, авыл читендәге серле Сәрби чишмәсе туктамады, челтерәп агуын дәвам итте, өянке көянтәле, пар чиләкле уңган киленнәрне көтте...
Сәрби чишмәсе – үзенең гомерендә ниләр генә кичермәде дә, ниләр генә ишетмәде, ниләр генә күрмәде. Бу юлы ул тирә-ягына багып: “Бәй, нәрсә булды бу халыкка, нигә суга килмиләр? Улакларда суларым көтә, кая соң атлар?” – дип уфтанды.
Карантинда авыл халкы үз өйләренә бикләнде. Һәрбер өй алдында диярлек сиртмәле коелары бар, шуңа куанып яшиләр, чишмәгә йөрмиләр. Кош-корт, мал-туар тоталар. Алага шөкер, дип, разый булып, көнне төнгә ялгап гомер йомгакларын сүтәләр. Авыл читендә бер-берсенә терәлеп торган ике күрше – Гөлҗиһан белән Хәерниса һәркөндәгечә биш намазларын укып, догада булдылар. Беркөнне Хәерниса кетәккә йомыркалар алырга чыккач, читән ярыгыннан күрше абзардагы ахирәтен шәйләп:
- Әй, Гөлҗиһан, әссәләмәгәләйкүм!” – дип сүз катты. – Ике атна үтте бит күрешеп сөйләшмәгәнгә? Хәлләрең ничек?
- Рәхмәт, Хәерниса. Ни яңалыклар бар?
- Зур яңалык, гыйбрәт яңалык, ахирәт! Теге кызымның улы бар дип сөйләгән идем бит сиңа, озын чәчле, тәртипсез малай. Йә, Ходам, үзең сакла. Шулар дуслары белән Кытай ягына чыгып киткән булган. Көчкә урап кайтканнар, ди. Анда шушы алама чир башланган... Акчалылар чит-ят якларда ял итәргә ярата бит, шулар китергәндер илгә афәтне. Шулар аркасында без аралашмыйбыз, сөйләшмибез, күрешмибез... Тәңребез гафу итсен, тәүбә-тәүбә! Без мөселман, мөселманга үпкәләш өч көн генә. “Бүләк тотып, күршеңнең хәлен белергә кер”, - дигән хәдистә.
- Йә, Ходам, гомер буе килендәшләр булып яшәдек, - диде Хәерниса да. – Ике атнадан изге ай – Рамазан башлана бит! Куркуларны, үпкәләрне абзарлар артында калдырыйк та, көтеп алган изге айны бергә каршылыйк. Хәзер мунчамны ягам, кара булса да син яратасың аны. Әче катыгың булса, алып кер. Кечерткән парлап, суын әзерләрмен чәчләрне чайкатырга. Ярыймы? Абзар артыннан гына керерсең, беркем дә күрмәс.
Сагынышкан ике күрше мунча кереп чыккач, чөкердәшеп, чәк-чәкләр белән чәй эчтеләр. Тәрәзә пәрдәсенә кунган көмеш кыйгач ай да куанычтан олы ак дөньяга көмеш нурларын мул сипте...
Дилә Булгакова.
Фото: otvet.mail.ru

Автор: Әсәдуллина Эльвира.

https://rbsmi.ru/work/frontend/web/issue-map/update/729684.

Читайте нас: