Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
26 июнь , 10:50

Үзе дә янып яши, башкаларны да яндыра

Мәдәният хезмәткәре булу, димәк, яшәү, иҗат итү, иң чагу вакыйгалар уртасында булу, вакыт белән бергә атлау һәм башкаларны үзеңнең кайнар энергияң белән мавыктыру. Гәзитебезнең бу санында без район Мәдәният сараеның талантлы тавыш режиссеры Филүс Шәнгәрәев турында сөйлибез. 

Үзе дә янып яши, башкаларны да яндыра
Үзе дә янып яши, башкаларны да яндыра

Әти-әнисе юлыннан

Филүс Фәйләс улы Караидел районының Караяр авылыннан. Гаиләдә җиденче бала булып туа. Мәдәният өлкәсенә очраклы гына килмәгән. Аның әтисе Фәйләс Габбас улы һәм әнисе Зәнфия Галәветдин кызы зур роль уйный.

- Әти-әнием актив, иҗади һәм талантлы кешеләр. Туган авылыбызның мәдәни тормышында актив катнашалар. Әтием биергә ярата. Ә әни кияүгә чыкканчы Шамрат авылында клуб мөдире булып эшләгән. Моңлы тавышлы. Авыл мәдәният йортында бер генә чара да аның аның катнашлыгыннан башма узмый. Болар барысы да минем киләчәк һөнәремне сайлауга йогынты ясагандыр, - ди әңгәмәдәшчебез.

Филүс Шәнгәрәев алтынчы сыйныфтан алып вокаль-инструменталь ансамбльнең мәктәп музыка түгәрәгенә йөри. Синтезаторда яхшы уйный, соңрак гитара һәм башка музыка коралларын да үзләштерә. Музыкаль коллектив тәрбияләнүчеләре район, төбәк конкурсларында, шулай ук Бөре шәһәрендә “Крещенские морозы” Гомумрусия конкурсында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар, дипломантлар, лауреатлар дип танылалар.

Тавыш режиссурасы белән мавыга

Филүс Фәйләс улы урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа сәнгать училищесына тынлы һәм удар инструментлары факультетына укырга керә. Беренче курстан соң, академик отпуск алып, армиягә алына. Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң, укуын дәвам итә һәм уку йортын уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Караидел авылының музыка мәктәбендә гитара классы буенча башлый. Соңрак район Мәдәният сараена методист булып урнаша һәм музыкаль программа тәэминатын өйрәнә.

2011елда ул читтән торып Башкорт дәүләт педагогия университетының “тавыш режиссеры” белгечлеге буенча музыка факультетына укырга керә.Һәм Караидел район Мәдәният сараена тавыш режиссеры вазыйфасына күчә.Соңраккүләмлечараларрежиссерыбулып эшли башлый.

Аннары Шаран Мәдәният сараенда директор урынбасары - сәнгать җитәкчесе булып урнаша. Бер елдан соң тавыш режиссеры булып Кырмыскалы район Мәдәният сараена күчә.

- Районга белгечбуларак килдем.МәдәниятбүлегебашлыгыВикторияМөхәммәдиевамиңа “Земский мәдәният хезмәткәре” дәүләт программасында катнашырга тәкъдим итте.Мин дәүләт ярдәме барлыгындабелмәгән идем. Җитәкчелеккирәкле документларныҗыяргаярдәмитте.Һәм республиканыңмәдәниятхезмәткәребуларактүләүләралдым, - диде Филүс.

Гаиләсе

Филүс Шәнгәрәев хатыны Әлфия Дим кызы белән гаилә коруларына 10 ел.

- Хатыным белән мәктәп елларында ук район чарасында таныштык. Һәм шуннан бирле без бергә. Әлфия миңа һәр башлангычларымда ярдәм итә. Ул уңган хуҗабикә, сөекле хатын һәм әни, - дип сөйләде Филюс Шәнгәрәев. 

Гаиләдә Аида исемле кызлары һәм Эмиль исемле малайлары үсеп килә. Аида өченче сыйныфны тәмамлаган, вокал буенча республика һәм бөтенрусия конкурсларында катнаша һәм призлы урыннар яулый. Эмиль быел балалар бакчасына йөри. Аның да шулай ук иҗади сәләте бар.

Филүс Фәйләс улына иҗади уңышлар, кирәкле һәм мөһим эшеннән канәгатьлек алып эшләвен телибез.  

Галия Кәримова.

Автор:Альфия Ахмадуллина
Читайте нас: