Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
17 октябрь , 10:07

Җырлап ачыла күңел

Һәр кеше яраткан эше белән шөгыльләнә. Берәүләре рәсем төшерә, икенчеләре чигү чигә, ә Кырмыскалы авылында яшәүче Эльвина Бәкирова буш вакытларын музыкага багышлый. Район халкына ул яхшы таныш, аны яраталар һәм иҗатын күзәтәләр. Шул көннәрдә без аның белән очрашып, берничә сорау бирдек.

Җырлап ачыла күңел
Җырлап ачыла күңел

 - Эльвина Вәсим кызы, кайчан музыка белән мавыга башладыгыз?

 - Беренче сыйныфка укырга төшкәч, әти-әнием мине музыка мәктәбенә бирделәр. Фортепиано классы буенча укытучы мине җырларга өйрәтте. Ләкин сәхнәгә чыгып җырларга мин үтә дә оялчан идем, анда чыгарга кирәк, ә мин куркып шаршау артында басып торам. Шулвакыт әти: “Әгәр әле чыкмыйсың икән, башкача музыка мәктәбенә йөремисең!” – дип кырт кисте. Аның сүзләре миңа этәргеч бирде. Барлык кыюлыгымны җыеп чыктым һәм чыгыш ясадым. Шуннан бирле сәхнәдән төшкәнем юк. Фортепиано классы буенча музыка мәктәбен тәмамладым. Мәктәптә һәм район Мәдәният сараенда үткәрелгән чараларда, конкурсларда катнашам, призлы урыннар яулыйм. Бөтен Башкортстанны урап чыктым дисәң дә була.

 - Бу сәләт Сездә кайдан килә?

- Әтием Вәсим Нуретдин улы буш вакыты булу белән кулына баян ала. Шуңа, сәләт миңа әтидән күчкәндер, дип уйлыйм. Минем сәхнәдә чыгыш ясавыма әти-әнием, туганнарым һәм дусларым бик шатланалар һәм теләгемне хуплыйлар.

- Мәктәпне тәмамлагач, кайда укырга кердегез?

- Мәктәптән соң мин башка юлны сайладым – Башкорт дәүләт педагогия университетына психология буенча укырга кердем. Укыган чагымда да музыканы ташламадым – студентлар төркемендә шөгыльләнүемне дәвам иттем. Без төрле фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, заманча рус җырларын башкардык. Аннары тормышка чыктым һәм күбрәк вакытымны гаиләмә багышладым. Сәхнәдә чыгыш ясарга чакырсалар да, балалар бәләкәй булганлыктан, бераз туктап торырга туры килде.

- Телевидениедә тәү тапкыр кайсы җыр белән чыктың?

 - 2013 елда Риф Йөзлекбаев миңа “Кәккүк сагышы” дигән матур җырын тәкъдим итте. Аның сүзләрен үзе, ә көен Фәрит Яхшыгулов язган. Бу җыр белән без хәтта Башкорт юлдаш каналына “Дәрман” тапшыруына барып чыгыш ясадык һәм алтын медальга лаек булдык. Шул вакытта миндә безнең районда яшәүче якташларыбызның җырларын башкарырга, район данын күтәрергә дигән теләк барлыкка килде.

 - Үзегез җыр язганыгыз бармы?

- Бар. 2022 елда коронавирус пандемиясеннән соң, без барыбыз да бу сынауларны үтеп чыктык. Язгы һава, кояш нурларын сибә. Машинада китеп барганда кинәт кенә илһамланып, уема “Синең белән” җырының сүзләре килде. Эшкә килү белән утырып, аны язып та алдым. Аннары аны Татарстандагы бер аранжировщикка җибәрдем. Ул тиз генә аранжировкасын эшләде һәм без клип төшердек. Социаль челтәрдә аны “Туган тел” телевизион каналында күреп калганнар һәм әлегә кадәр җырым бу каналда яңгырый.

- Сезнең җырны тагы нинди каналда тыңларга мөмкин?

- Агымдагы елда миңа Татарстанның ТМТВ каналыннан шалтыратып, бу клипны художество советында карауга ризалык алдылар. Аннары минем клипның “Музыкаль каймак “ хит-парадына үтүе турында хәбәр иттеләр.

 - Бу клипны ничек төшерүегез турында сөйләп үтсәгез иде?

- Бу клипка алар югары бәя бирделәр, аларга аның сюжеты, кульминациясе ошаган һәм ул “җанлы” килеп чыкты. Барысы да клипта ир белән хатын һәм балалары төшүенә ышандылар. Чынында исә, бу рольне уйнарга минем танышым, иҗади кеше Денис Кадаев ризалык бирде. Балаларга без хәзер “Мега” сәүдә һәм ял үзәгенә барып, сезнең әти-әниегез булып уйныйбыз, дип аңлаттык. Аларга “самокат”лар, “сабын күбекләре” алып бирдек. Бу кибетләр буйлап йөрегән чын гаилә кебек килеп чыкты, балалар камераны бар дип тә белмәде, рәхәтләнеп уйнадылар. Видеооператор Дамир Мөхәмәтҗанов камера белән безнең арттан йөгереп йөреде.

- Клип төшергәндә кызыклы вакытлар булдымы?

- Әйе, булды. Беренче көнне без балалар белән “Мега”да төштек, аннары Таусеңергә кайтып, велосипедта йөрергә тиеш идек. Ләкин Денис кулын сындырды. Шулай итеп, аның кулы төзәлгәнче, ике ай көтәргә туры килде. Август бетеп килә, ә безгә җәй күренеше кирәк иде. Шул вакытта без велосипедта түгел, ә Таусеңер күлендәге пирста төшерергә булдык. Декорацияләр белән миңа ахирәтем Динара Сәгадиева бик ярдәм итте. Беркөнне эш буенча “Виктория” лагерена барганда күлдә көймә күреп калдым. Мин аны биреп торуларын сорадым. Көймәне матур итеп бизәдек. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә клип төшерә алдык. Үзебез белән сосиска һәм маршмэллоу алган идек. Клип азагында без аларны учакта кыздырдык. Бик матур килеп чыкты.

- Клипның сюжетын кем уйлап тапты?

- Аны без тормыш иптәшем Айдар Филорит улы белән бергә уйладык. Һәм бу җыр белән ТМТВ хит-парадында катнаштык. Җиденче атнада Рамазановлар гаиләсе, Илсөя Бәдретдинова, Зәйнәп Фәхретдинова кебек данлыклы артистлар арасында беренче урын яулавыбыз минем өчен көтелмәгән хәл булды. Баянчы Рөстәм Әсәдуллинның беренче урынга барып җитә алмавы гына аяныч. Тугызынчы атна инде хит-парад бара һәм без ун башкаручы арасында. Бу минем өчен үзе зур җиңү. Күпләр миңа шалтыратып, синең өчен кайда тавыш бирергә була, дип сорыйлар. Мин ТМТВга шалтыратып, тавышларның телевидениедә ничә кеше каравыннан исәпләнүен һәм аңа художество советы да бәя бирүен белдем.

- Моның өчен сиңа акча түләнәме?

- Әйе, бу сорау күпләрне кызыксындыра. Бу проектта катнашу минем өчен үзе бер куаныч, сәләтеңне ачу мөмкинлеге. Эшемне күңел биреп башкарам. Барсы да акча белән исәпләнми бит. Яңарак ТМТВ каналыннан шалтыратып, минем беренче урынга чыгуым турында әйттеләр һәм яңа җыр белән Казан шәһәренә съемкага килергә чакырдылар. Минем танылган шагыйрә Гөлфия Шакирова белән уртак җырым бар, ләкин мин “Туган тел” каналына барырга ризалык бирергә өлгердем. Форсаттан файдаланып, район гәзите аша район халкына мөрәҗәгать итәсем килә: мәгънәле шигырьләре яки язылган көе булганнар “ВКонтакте” социаль челтәре аша минем белән элемтәгә керсеннәр иде. Мин аларга бик рәхмәтле булыр идем.

 - Эльвина Вәсим кызы, икенче җырыгыз ничек туды?

- Ул илһам килүгә бәйле. Беренче җырым мине канатландырып җибәрде. Икенче җырым минем мотлак мәхәббәт турында булырга тиеш дигән карарга килдем. Аның сүзләре озак язылды. Беркөнне сеңлем Диана йөрәк кушуы буенча махсус хәрби операция зонасына командировкага китәргә җыенуы, сугышчыларга стоматология ярдәме күрсәтәчәге турында әйтте. Аның өчен борчылып, текст язуны туктатып тордым. Ул исән-имин йөреп кайткач, күңелем тынычланды һәм уема иң мөһиме, җир йөзендә тынычлык һәм мәхәббәт яшәсен дигән сүзләр килә башлады. Мин җырның текстын язуда ярдәм сорап танылган шагыйрә Гөлфия Шакировага мөрәҗәгать иттем. Хәзер бу җыр махсус хәрби операция зонасыннан ир-егетләрнең исән-имин кайтуларын теләгән дога буларак яңгырый. Бу җыр белән мин “Туган тел” телеканалында чыгыш ясадым һәм якын вакытта аны бу каналда күрсәтәчәкләр.

- Һөнәрегезне алмаштырып, иҗади юл буйлап китү турында уйлаганыгыз булмадымы?

- Андый теләгем юк, чөнки иҗат минем өчен бер мавыгу гына. Иҗатның төп эшем булуын теләмим. Ә эштән кайткач, фортепиано артына утырып, сәгатьләр буена уйный алам. Миңа бигрәк тә классик музыка ошый.

- Гаиләгез һәм эшегез белән дә таныштырып үтсәгез иде?

- Тормыш иптәшем Айдар Филорит улы белән гаилә коруыбызга 16 ел тулды. Ике кызыбыз үсеп килә. Сафинага – 14, Айлинага 9 яшь. Өлкән кызым “Далан” бию ансамбленә йөреде, әлеге вакытта художество мәктәбендә укый, рәсем төшерергә ярата. Бәләкәй кызым Айлина музыка мәктәбендә фортепиано классында бик теләп шөгыльләнә, шулай ук театр түгәрәгенә йөри. Мин муниципаль район хакимиятендә торак программаларын тормышка ашыру секторы мөдире булып эшлим.

 - Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

- Киләчәктә дә иҗатымны ташламаска уйлыйм, якташларым миңа җыр текстлары һәм көйләрен тәкъдим итсәләр, мин аларны сәхнәдә зур теләк белән башкарачакмын.

- Эльвина Вәсим кызы, кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә сезгә иҗади уңышлар юлдаш булсын, тынычлык һәм изгелек телисе килә.

Гөлчәчәк ӘСӘДУЛЛИНА.

Җырлап ачыла күңел
Җырлап ачыла күңел
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: