- Төш җитеп килә, син чак йокыдан торып киләсеңме? – дип ул плитә алдында өелеп торган утыннан бер пулян алып миңа таба ыргыткан иде, мин тиз генә торып өйдән чыгып китү ягын карадым.
- Күпме бу песине ашатырга була, ай саен икешәр пакет “китекат” алып ашатабыз. Төне буена өстәлебездә тычканнар йөгереп йөри. Ә безнең песи уйламый да. Аена берәй тычкан тотып караса, ичмасам, - дип мине тиргәгән тавышы ихатага кадәр ишетелеп торды.
Хәзер миңа өйгә керергә ярамаганын аңлап алдым да, абзар башындагы печәнлеккә кереп яттым. Шулай ятып, кичне җиткердем. Көтүдән сыер кайткач, хуҗабикә сыерны каршы алып, абзар алдында саварга утырган гына иде, мин ипләп кенә абзар башыннан төшеп, аның янына килеп утырдым. Апа гөбердәтеп сыерны савып бетте дә, кәнсиргә яңа сауган сөтне салып бирде. Мин аның аягына сыена-сыена, рәхмәт укый-укый сөт эчтем дә, янә абзар башына менеп киттем.
Шулвакыт хуҗаның:
- Бер кашык сөт бирмә шул бирәнгә, тычкан тотып ашасын, - дип мине тиргәгән тавышы ишетелде.
“Тиргәнсәң, тиргән инде, бүгенгә минем тамак туйды, иртәгә карарбыз, мөгаен, ачтан үлмәм”, дип йомарланып йоклап та киттем.
Бервакыт сизәм, кемдер минем мыегымнан тарта.
- Нәрсә шаяртасың, минем бер дә уйныйсым килми, - дим, иренеп кенә.
Күземне ачсам, каршымда тычкан утыра.
- Ишеттем мин хуҗаның сине ничек тиргәгәнен, - ди бу.
- Синең аркада миңа эләкте, башка урында сиңа урын юкмыни, йөрисең кеше йоклаганда, - дигән булдым, ачуымны белдердем.
- Төнгелеккә утны яндырып куймыйлар да, бернәрсә күренми, шуңа хуҗаның өстеннән йөрергә туры килә, - ди тычкан, акланып.
- Хәзер миңа йомшак түшәк тә, китекат та эләкмәс инде, - дидем үпкәләп.
- Син юкка кайгырма әле, мин сиңа бер акыл өйрәтәм, мин кушканча эшләсәң, хуҗаң сине төнлә үзенең кырына алып ятачак, - дип әйтеп ташламасынмы.
- Алып ята ди, чыгарып ыргытмаса, синең сүзең белән тәмугъка керәсем килми, - дидем, ачуым килеп.
Икенче көнне иртән хуҗам йокыдан уянуга тәрәзәдән кереп, авызыма теге тычканны эләктереп, идәнгә сузылып яттым. Мине күргәч, хуҗамның күзләре дүрт булган иде, ләкин авызымда аяклары белән тыпырчынып яткан тычканны күргәч, аркамнан сыйпап алды:
- Вәт, молодец безнең песи, әзрәк тиргәгән идем, тычкан да тота башлады, - дип мине мактап, почмактагы савытка китекат салып бирде.
Хуҗам күрмәгәндә генә теге тычканны ычкындырып җибәрдем, аркамны көянтә кебек бөкрәйтеп кирелдем дә, түр башындагы түшәккә мендем дә яттым.
Моны без икенче һәм өченче көнне дә кабатладык. Шулай безнең эшләр көйләнде, кыскасы, сарык та исән, бүре дә тук.
Менә шулай, кайчакта тормышта тычканның киңәше дә бик кирәк була икән.
Таһир Вилданов, Сахай авылы.