Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
7 декабрь 2017, 18:03

Кышкы могҗиза

Яңа ел – көтеп алынган, хыялларны гамәлгә ашыручы тылсымлы, могҗизалы һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Шуны истә тотып, район гәзите редакциясе, йола буенча, гәзит укучыларыбыз өчен иҗади конкурслар игълан итә.

Яңа ел – көтеп алынган, хыялларны гамәлгә ашыручы тылсымлы, могҗизалы һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Шуны истә тотып, район гәзите редакциясе, йола буенча, гәзит укучыларыбыз өчен иҗади конкурслар игълан итә.
“Хуш киләсең, Яңа ел!” – Яңа ел бәйрәменә һәм киләсе ел символы – Эткә багышланып язылган шигырьләр.
“Яңа ел могҗизасы” – юмористик жанрны үз итүчеләр конкурсы. Анда катнашучылар Яңа елны ничек каршы алулары турында сөйли ала. Ел символы - Эткә багышланган хикәяләрегезне дә җибәрә аласыз.
“Яңа ел сувениры” конкурсында катнашу өчен фантазияне һәм осталыкны эшкә җигәргә туры киләчәк. Гади генә материаллардан безнең гәзитнең исемен һәм ел символы – Этне сурәтләгән кул эшләре булырга мөмкин.
“Кыш бабай белән селфи” конкурсы фотога төшәргә яратучылар өчен. Яңа елның төп кунагы – Кыш бабай белән төшкән фоторәсемнәрегезне көтеп калабыз.
Эшләр агымдагы елның ахырына кадәр кабул ителә. Аларның иң яхшылары гәзитнең бәйрәм саннарында басылып чыгачак һәм басманың сайтына куелачак. Җиңүчеләрне тылсымлы һәм могҗизалы бүләкләр көтә.
Безнең адрес: Кырмыскалы авылы, Елга тыкрыгы, 7/1. Электрон адрес: [email protected]. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34765) 2-32-84, 8-917-342-19-06.
Читайте нас: