Төбәк этапта безнең районнан “Ва-Банк”, Чишмәдән – “Тест-Драйв”, Благовардан “Красиво”, Иглиннан “Трудный возраст”, Нуриманнан – “Red Hill”, Кушнареннан - “Проспект”, Уфадан “Регулировщики”, Архангельдән – “GUCCI GANG”, Дәүләкәннән – “Беляшики” һәм Благовещенскидан “Если осмелишься” командалары көч сынашты.
КВНда катнашучылар “Кагыйдәләр буйлап киттек!”, “Скутер: шуарга әзербез!”, “Юл хәрәкәте кагыйдәләре буйлап барабыз” кебек өч конкурска әзерләнгән. Яшь, актив, максатка омтылучан һәм, иң мөһиме, шаян һәм егәрле егетләр һәм кызлар юлларда нинди хәлләр килеп чыгуы ихтималлыгы һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең әһәмиятен күрсәтергә тырыштылар. Мондый җитди темага шаяруның файдалы булуын исбат иттеләр.
БР Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ вәкиле, полиция подполковнигы С.Р.Әсәнова җитәкчелегендәге жюри алдына катлаулы бурыч куелды, чөнки һәр команда да җиңүгә лаек иде. Конкурска йомгак ясап, Светлана Риф кызы “Балачакның хәвефсез юллары” дип исемләнгән КВН конкурсын үстерүгә керткән өлешләре һәм лаеклы чыгыш ясаулары өчен катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Бу чараны оештырган өчен район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова, мәдәният бүлеге начальнигы Г.М.Әминева, мәгариф бүлеге начальнигы Г.М.Исәнбаева, ЮХХДИ начальнигы, полиция подполковнигы М.Р.Габдрахмановка, Үзәкләштерелгән клуб системасы директоры З.З.Исхаковка, шулай ук командаларның нәсыйхәтчеләре – дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, Кырмыскалы һәм Чишмә районнары командалары төбәк ярымфиналның җиңүчеләре дип танылдылар. Шәһәр командалары арасында Благовещенск вәкилләре беренче урынга лаек булды. Уфа, Благовар, Иглин һәм Архангель районнары һәм Дәүләкән шәһәре командалары икенче урын яулады. Кушнаренко һәм Нуриман районнары - өченче урында. Һәр командага Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.