Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар: конкурс!
16 февраль 2018, 12:32

“Кош юлы. Балалар”. Без Тамыр белән!”

“Кош юлы” яшьләр хәрәкәте һәм “Тамыр” балалар - үсмерләр телевизион каналы “Кош юлы. Балалар” дип исемләнгән өр-яңа проект - башкорт бард җыры телевизион конкурсы өстендә эшли.

Шул көннәрдә тәүге проект төшерелде дә инде. Нәсыйхәтчеләр - Артур Кәбиров, Мин­зәлә Яхина, Тимур Ямалов, Альбина Шәм­сетдинова, Ришат Сө­ләй­манов, Ренат Абдулов һәм Тимур Йосыпов социаль челтәр­ләрдә конкурсның сайлап алу турын үткән балалар исәбеннән ко­ман­далар төзеде. Проекны алып баручы билгеле рок-музыкант Илшат Абдуллин нәсый­хәтчеләргә уңышлар теләде һәм гитарада уйнауга караганда, бала­ларның күңел кылларына кагылу күпкә авыррак дип белдерде.
- Талантлы балалар белән эшләве шул-кадәр күңелле, - ди “Тамыр” телевизион каналы директоры Гөлназ Колһа­рина. - Артур Батыршин логотип уйлап тапты, балалар кыска гына вакыт эчендә видеороликлар төшерде. “Самрау” нә­ш­­­рияты балалар өчен футболкалар әзер­ләде. Билгеле фоторәс­сам Эдуард Дилмөхәм­мәтов та безгә кушылды. Проектның режиссеры – тәҗрибәле һәм талантлы Ләйсән Мә­җи­тованың тырышлыгы белән, минем карашка, балалар арасында башкорт телен популярлаштыру максатын күз уңында тоткан заманча проект килеп чыкмакчы.
Җиде нәсыйхәтче һәм уналты үсмер бардлар көрәшенә әзерләнә башладылар да инде. БСТ каналында проект 2 мартта “Тамыр” балалар-үсмерләр телевизион каналының туган көнендә старт алачак.
Тимур Йосыпов,
проект җитәкчесе.
Читайте нас: