Чараны ачып, алып баручылар Денис Фәизов һәм Виктория Истратова барсын да бәйрәм белән котладылар һәм киләчәктә дә шулай матур булып калуларын теләделәр.
Бәйге дусларча һәм җылы шартларда үтте. Биредә хатын-кызлар үзләренең иҗади, интеллектуаль сәләтләрен, шулай ук аш-су әзерләү һәм уктан ату буенча осталыкларын күрсәттеләр. Һәр этапта да гүзәл затлардан җитезлек, көч, егәрлелек таләп ителде. Соңыннан конкурста катнашучылар барсы да бер рәткә тезелеп, музыка астында аэробика элементларын башкардылар.
Конкурска йомгак ясап, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Р.Р.Әминев актив катнашканнары өчен барсына да рәхмәт белдерде һәм бәйрәм белән котлады. Подлуб, Прибельский һәм Карлыман авыл Советлары командалары, туры килүенчә, беренче, икенче һәм өченче урыннарга лаек булдылар. Аларның барсына да дипломнар тапшырылды.